Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:28

Шаляпин опера фестивале тәмамлана


Бүген Казанда Федор Шаляпин исемендәге XXXI Халыкара опера фестивале тәмамлана. Быел танылган опера җырчысы тууына 140 ел тулды.

Гадәттәгечә Шаляпин туган көндә 13 февральдә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Мусоргскийның Шаляпин тормышын үзгәрткән “Борис Годунов” операсы куелды. Казан опера фестиваленең беренчесе 1982 елда “Борис Годунов” белән ачылган иде.

1873 елда Казанда туган Шаляпин музыка һәм җырга үзе өйрәнгән. Аның сәләтен беренче булып 1896 елда Мәскәүдә хосуси театр тоткан меценат Мамонтов күреп алган.

“Халык җырчысы” саналса да Шаляпин 1917 елгы инкыйлаб белән ризалашмыйча 1921 елда Франциягә күчеп киткән, Нью-Йорк Метрополитэн операсы һәм Австралия сәхнәләрендә чыгышлар ясаган.

Шаляпин 1938 елда 65 яшендә лейкемиядән үлгән. 1984 елда мәетенең калдыклары Франциядән Русиягә кайтарылып Новодевичье зиратында күмелде.

Шаляпинның бер малае Федор көнбатышта кино сәнгатендә уңышка иреште, икенчесе Борис рәссам буларак танылу алды.

1-16 февраль барган фестивальдә Резеда Ахиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсы да куелды. Баш партияләрне Әхмәт Агади һәм Венера Ганиева башкарды.

XS
SM
MD
LG