Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә ихтыярилар рөхсәтсез мигрантларны аулый


Рөхсәтсез мигрантларны тотарга теләүчеләр рәсми рәвештә Мәскәү урамнарына кизүгә чыга. Хокук яклаучылар бу гамәл милләтара киеренкелекне арттыра дип чаң кага.

Чаллыда Василиса Галицынаның чыгышы белән Үзбәкстаннан булган кеше тарафыннан үтерелүе турында матбугат хәбәрләре республикада күпләрне мигрантларга каршы берләштерсә, үзбәкләргә каршы һөҗүмнәр турында фикер алышулар башланса, андый һөҗүмәр гадәти хәл булган Мәскәүдә инде рәсми рәвештә волонтер "мигрант кизүләре" эшли башлады.

Бу атнада Мәскәү хакимиятләре рөхсәтсез мигрантларны тоту өчен волонтер төркемнәре төзелүен игълан итү белән бу эштә катнашырга теләгән йөзләрчә кеше теркәлде һәм "Иммиграционный патруль" дигән язулы киемнәр кигән төркемнәр шәһәр урамнарын тикшерергә чыкты.

Шәһәр хакимияте бу эштә катнашу өчен 600-ләп ихтыяри кирәк булуын белдерә. Рәсмиләр бу эшкә алынучыларның мәҗбүри күнегүләр аша үтүен, агрессив кешеләрнең яки үтә милләтчеләрнең кире кагылуын белдерә. Әмма кеше хокукларын яклаучылар мондый чараларга ризасызлык белдереп чаң кага.

Мигрантлар мәсьәләләре белән шөгыльләнүче күренекле хокук яклаучы Светлана Ганнушкина: "Мин шәһәрдә һәм илдә ксенофобия артуын күрәм һәм бу мине бик тә борчый. Бу рейдларда канун саклау оешмалары түгел, ә гадәти кешеләр катнашачак һәм анда нинди энтузиастлар катнашачагын мин бик яхшы күз алдына китерәм. Алар җәмгыятьтә бары тик ксенофобияне, канун бозуларны һәм бүленешне генә арттырачак", ди.

Русиядә ел саен Үзәк Азиядән һәм Кавказдан килгән дистәләрчә кеше милләтара нәфрәт нигезендә үтерелә. Хокук яклаучылар мондый ихтыяри төркемнәр төзү милләтара киеренкелекне арттырачак кына дип кисәтә.

Мәскәү шәһәренең иминлек департаменты башлыгы Алексей Майоров волонтерларның көн саен шәһәрнең һәрбер районында кизүгә чыгачагын белдерде. Алар базарларда, төзелешләрдә, җитештерү корылмаларында, тимер юл вокзалларында, сәүдә үзәкләрендә һәм хәтта хосусый фатирларда рөхсәтсез мигрантларны эзләячәк.

Әмма кеше хокукларын яклаучыларны иң борчыган нәрсә -- бу төркемнәргә язылган гап-гади кешеләргә шикле мигрантларны тоткарлау һәм полициягә тапшыру вәкаләте бирелүе.

"Кешеләрне тоткарларга кемнең хокукы бар? Берәр кешене тоткарлау өчен бик җитди сәбәп булырга тиеш, хәтта полиция хезмәткәрләре дә кайвакыт кешеләрне тоткарларга вәкаләтле түгел. Ә хәзер бу вәкаләт очраклы, ә бәлки, хәтта, агрессив кешеләргә бирелә. Беркемнең дә кешеләрнең ирекләрен чикләргә, аларны урамда тотып берәр җиргә алып китәргә хокукы юк. Без кемгә әверелә барабыз? Бу бик куркыныч нәрсә", ди Ганнушкина.

Шулай итеп Мәскәү урамнарына совет чорындагы ихтыяри дружинниклар кире кайта. Күптән түгел урыс булмаганнарга тискәре караштагы казаклар полиция белән бергә урамнарда йөри башлаган иде. Соңрак православ волонтерлар да үзләренең кизү төркемнәрен оештырды.
XS
SM
MD
LG