Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово Сербиядән бәйсезлекнең 5 еллыгын билгели


Приштинада Косово бәйсезлеген таныган 98 илнең байракларыннын сәнгать күргәзмәсе ачылды
Приштинада Косово бәйсезлеген таныган 98 илнең байракларыннын сәнгать күргәзмәсе ачылды
Косово Сербиядән бәйсезлек игълан итүенең биш еллыгын билгели. Приштинада бу уңайдан төрле чаралар үтә, алар арасында парламентның тантаналы утырышы, Косово иминлек көчләре йөреше һәм кичен Приштина урамнарында зур концерт-тамаша.

Косово бәйсезлеген БМОга кергән 193 илнең 98 таныды. Бәйсезлекне танымаган илләр арасында Русия һәм Кытай бар.

1998-1999 еллардагы Косово низагы НАТО көчләренең Сербиянең элекке президенты Слободан Милошевич гаскәрләренә каршы хәрби чаралары белән тәмамланды.

Белград әле дә Косовоны үзенең көньяктагы бер төбәге дип саный, әмма Европа Берлегеннән булган басым нәтиҗәсендә мөнәсәбәт үзгәрә. 6 февраль Брюссельдә беренче тапкыр Сербия һәм Косово президентлары очрашты.

Косово Европаның иң ярлы илләренең берсе. Һәр өченче кешенең көненә тотарга бер долларлык акчасы да юк. Эшсезлек дәрәҗәсе 40%.
XS
SM
MD
LG