Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан яшьләре чит илдә укырга омтыла


Казанда чит ил университетлары күргәзмәсе
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:45 0:00

Казанда чит ил университетлары күргәзмәсе

17 февральдә “Мираж” кунакханәсендә “UNIS FAIR – дөньяның иң яхшы университетлары” дип аталган күргәзмә үтте. Бу чара Казанда өченче ел рәттән уздырыла.

Күргәзмәдә күбесенчә инглиз телле уку йортлары күрсәтелде. Чит илдә укырга теләүчеләр Британия, АКШ, Австралия һәм Канада университетларына өстенлек бирә. Аларга урта белем, бакалавриат, магистратура, МВА һәм тел курслары програмнары тәкъдим иттеләр.

ITEC-Казан ширкәте мөдире Илдус Галимов сүзләренчә, Британия – яшьләр өчен приоритет ил булып тора. Гомумән алганда, ширкәт һәр ел саен 100дән артык студентны укырга җибәрә.

“2012 елда Татарстаннан 120 укучы чит илгә укырга китте. Без бу нәтиҗә белән канәгать калдык, ләкин тагын дә әйбәтрәк эшләп була дип ышанам. Күбесенчә уку чыгымнарын әти-әниләре каплый, әмма Татарстанның “Алгарыш” гранты бар, аны кулланып китүчеләр дә бихисап. Гадәттә грант алучылар кире кайталар, ә үз кесәләреннән түләүчеләр шунда калу ягын карый”, ди Галимов.

Алсу Садриева быел Казанның 161нче мәктәбен тәмамлый. Ул киләчәк тормышын архитектура белән бәйләргә тели.

“Башта мин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында бер-ике ел белем алырга телим. Аннары чит илдә көчемне сынап карыйсы килә, Британиягә яисә Канадага китәргә исәп бар. Мин сәнгать мәктәбен тәмамладым һәм тормышны архитектура белән бәйләргә уйладым. Укып бетергәч кире Казанга әйләнеп кайтачакмын”, ди Садриева.
XS
SM
MD
LG