Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

15 февральдә Иркутски шәһәрендә “Байкал чәчәге-2013” дип аталган өлкә милләтара бәйге узды. Шушы бәйгедә 22 яшьлек теш табибы милләттәшебез Юлия Зарипова татар мәдәниятен югары дәрәҗәдә күрсәтеп, гран-прига лаек булды.

Байкал төбәгендә яшәүче милләтләрнең көнкүрешенә, мәдәниятенә багышланган бу бәйге Иркутскида ел да уза. Быелгысы җиденче тапкыр булды. Бәйгедә барлыгы тугыз кыз катнашты, алар 16-25 яшьлекләр һәм төрле милләт вәкилләре: бурят, корея, поляк, белорус һәм татар милләтеннән. Бәйге Иркутски өлкәсенең мәдәният һәм архивлар министрлыгы һәм “Байкал яны җирле халыкларның мәдәният үзәге” оешмасы тарафыннан оештырылды.

Гадәттә гүзәллек конкурслары кызларның тышкы матурлыгын чагыштыруга кайтып кала. Бу бәйгедә исә кызларга холык-фигыльләрен, осталыкларын, акыл камиллеген, үз халыкларының мәдәниятен яхшы белүләрен күрсәтергә туры килде. Моның өчен алар биш сынау аша узды: визит карточкасы, интеллектуаль бәйге, иҗади бирем һәм үз куллары белән эшләнгән милли әйбер тәкъдим итү. Милли киемнәрдән сәхнә аша узу кичәнең иң матур мизгелләренең берсе булды.

Татар кызы Юлия Зарипова бәйге башланганда ук җиңеп чыгуына ныклы ышанычын белдерде.

Юлия Зарипова

Юлия Зарипова

“Безгә бары бурят кызы Виктория Маглаева гына көндәш була ала иде”, - дип сөйләде “Байкал дулкыны” татар-башкорт яшьләре үзәге рәисе урынбасары Гөлнара Гыйниятуллина. - Интеллектуаль бәйге вакытында сорауга барысыннан алда җавап биреп, безнең Юлия үзенең өстенлеген ачык күрсәтте".

Тамашачыга Юлия Зарипова үзенең визит карточкасын тәкъдим иткәндә үк ошап калган иде. Татар кызы үзе турында, татар халкы, милли гореф-гадәтләр, ислам турында илһамланып сөйләде. Тормышта иң зур хыялы турында сорагач, Юлия икеләнеп тормыйча: “Зур ишле гаилә. Ял көннәрендә мин иремә бәлеш пешереп, намаз вакытында аның артында намазга басып, Аллаһка рәхмәт укырга телим!" диде Юлия.

Кул эшләре бәйгесендә дә татар кызы аерылып торды. Башкалар бәйләнгән бияләй, киездән ясалган юрта алып килгән булса, татарлар тамашачыларны чигелгән шамаил белән шаккаттырды. Билгеле булганча, татарлар элек-электән өйләрен шамаил белән бизәгән. Матурлап эшләнгән шамаилдә гадәттә Коръәннән сүрәләр, фәлсәфи уйлар, афоризмнар, атаклы Шәрыкъ шагыйрьләренең шигъри юллары китерелгән була. Чигү осталыгына да татарлар бик зур әһәмият биргән, өй эчен бизәүче әйберләр – чаршау, ашъяулык, тәрәзә пәрдәләре искиткеч осталык белән чигелеп, югары сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткерелгәннәр. Юлия Зарипова үз эшендә татарларның матурлыкны ни дәрәҗәдә нечкә тоя белүләрен, дингә, гореф-гадәтләренә ихтирам белән карауларын күрсәтә алды.

Гөлнара Гыйниятуллина әйтүенчә, шамаил жюрига да, тамашачыга да бик охшаган. Соңыннан килеп андагы язманың нәрсә аңлатканын сораучылар күп булган. Күпләр шамаилне беренче тапкыр күргән. Хәтта Юлиядән аны үзләренә сатып бирүен дә сораучылар булган.

Юлия Зарипова чиккән шамаил

Юлия Зарипова чиккән шамаил

"Без бу бәйгегә ай ярым әзерләндек. Юлиягә бик күп кеше ярдәм итте. Мәсәлән, ул иҗади бәйгедә башкарган “Шома бас” биюен Казаннан профессиональ хореограф Нигина Ахмадуллина куйды. Иң кызыгы, дәресләрне алар интернетта, скайп аркылы оештырдылар", ди Гөлнара.

Аның сүзләренчә, бу җиңү – татарлар турында беренче тапкыр шулай яңгырашлы итеп белдерү. Юлиягә бүләкне тапшырганда жюри әгъзалары моңа кадәр татарлар һәм татар милләте турында берни дә белмәүләрен, ә хәзер бик күп мәгълүмат алганлыклары турында әйтте.

Юлия үзе исә милләте турында шундый югары фикер калдыра алуына горурлануын белдерде.

"Минем бу җиңүем – өлкәбездә татарларны таныту булды, без милләтебезне, аның югары мәдәниятен күрсәтә алдык. Хәтта конкурсны алып баручы да үзенең монда шулкадәр татарлар яшәвен әлегә кадәр белмәвен танырга мәҗбүр булды. Ә бит татарлар Иркутски өлкәсендә саны буенча дүртенче урында" ди Юлия.

Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, бәйгедә җиңеп алган бүләген – плазмалы телевизорны Юлия өлкәдәге балалар йортларының берсенә бүләк итәргә җыена.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG