Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:54

Салым түләмәүдә гаепләнгән Магнитский һәм Браудер эшенә бәйле мәхкәмә утырышы узды


Хөкүмәт рәсмиләрен коррупциядә гаепләгән, төрмәгә утыртылып анда 2009 елда үлгән адвокат Сергей Магнитскийны үлеменнән соң да белдерелгән гаепләүне тикшерү һәм хөкем карарын чыгару өчен мәхкәмә утырышы алдыннан тыңлаулар бүген Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсендә узды. Җинаять эше үзе 4нче мартта карала башлаячак.

Утырыш алдыннан Магнитский әнисенең адвокаты Тверь мәхкәмәсенә Наталья Магнитскийның белдерүен җиткерде. Анда ул әлеге эшнең гадел булмавын һәм туганнары мөрәҗәгатеннән башка үлгән кешегә җинаять ачуны рәхимсезлек дип әйтә.
Узган елның 29 ноябрендә Магнитскийга салым түләмәүдә гаепләү эшен прокуратура мәхкәмәгә җибәргән иде. Салым түләмәүдә шулай ук Магнитский эшләгән Hermitage Capital инвестиция оешмасы җитәкчесе Уилльям Браудер гаепләнә. Браудер Русиядә яшәми.

Магнитский төрмәдә үзенә көч кулланудан һәм вакытында тиешле медицина ярдәме алмаудан үлгән, дип хәбәр ителә. Аның белән эшләүчеләр Магнитскийның эчке эшләр министрлыгы һәм салым хезмәткәрләренең 230 млн долларлык ришвәт схемасына катнашы булуын ачыклаганын белдерде.

Декабрь аенда АКШ конгрессы Магнитский үлеменә бәйле рәсмиләрне аерым исемлеккә кертеп аларга сәяхәт мөмкинлекләрен чикләү турында канун кабул иткән иде. Русия моңа җавап итеп "Ятим балалар турында" канунны кабул итте.

XS
SM
MD
LG