Accessibility links

Испания Силаевны Русиягә бирүдән баш тартты


Испания антифашист Петр Силаевны Русиягә бирүдән баш тартты. Силаев 2010 елны Химки шәһәре хакимиятенә һөҗүм оештыруда шикләнелә.

“Ведомости” газетасы язуынча, Испания мәхкәмәсе 2006 елны антифашист төркемен оештырган һәм Русиядә оппозицион чараларда(аеруча да Химки урманын яклауда) катнашкан журналист Силаевка карата сәяси эзәрлекләүләр кулланылырга мөмкин дип саный.
2012 елның апрелендә Финляндия Силаевка сәяси сыену бирде. Ләкин Русия мөрәҗәгате нигезендә, ул 2012 елның августында Испаниядә кулга алынды. Соңрак илдән чыкмау шарты белән ул азат иттеләр.
XS
SM
MD
LG