Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Forbes журналына биргән әңгәмәдә дини экстремизм мәсьәләсенә тукталды


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Forbes журналының урыс телендәге чыгарылышы өчен биргән әңгәмәсендә республикадагы икътисади вәзгыять, Универсиада, коррупция турында сөйләде һәм дини экстремизм турындагы фикерләре белән уртаклашты.

“Беренчедән, безнең бу әйберләргә чик кую өчен төгәл кануннар булырга тиеш. Берни дә тиктомалдан килеп чыкмый: кайдадыр без карап җиткермибез, кайдадыр хокук саклаучылар. Әлегә Русиядәге кануннар барлык нечкәлекләрне дә истә тотмый. Ә җинаять кылучылар чит илләрдә белем алган, алар Русия мохитеннән тайпылган.

Икенчедән безгә ныклы миграция сәясәте кирәк. Хәзергесе күп төрле проблемнар тудыра. Узган елны килеп чыккан хәлләр сәбәпле, без нечкә урыннарны анализлый алдык. Хәзер без мәчетләрдә тәртип урнаштырабыз, кешеләрне укытуда ярдәм итәбез.

Әлбәттә дин дәүләттән аерылган булырга тиеш. Әмма без кешеләрне үтерү турында экстремистик чакырулар ишеткәндә, кайберәүләрнең бер диннең икенчесеннән өстенрәк куюын күргәндә читтән генә карап торыйк мени? Без гасырларча башка конфессияләр белән дуслыкта- татулыкта яшәдек һәм хәзер тынычлык бозуга ирек куймаячакбыз”, диде Миңнеханов Forbes журналындагы әңгәмәдә.
XS
SM
MD
LG