Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның урыс милләтчеләре мигрантларга каршы пикетка чыкты


Казанда мигрантларга каршы пикет
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:48 0:00

17 февральдә Казандагы урыс милләтче оешмалары вәкилләре Урта Азия һәм Кавказ арты илләре ватандашлары өчен виза тәртибе кертүне сорап пикет үткәрде.

Якшәмбе көнне шәһәрнең Бауман урамында “Новая сила”, “Российский общенародный союз» һәм «Русский альянс» хәрәкәте вәкилләре Урта Азия һәм Кавказ арты илләре ватандашлары өчен виза тәртибе кертүне сорап пикетка чыкты. Шаляпин һәйкәле янында утызлап активист җыелды.

Мигрантларга карата мөнәсәбәт Чаллыда булган хәлләрдән соң, кискен борылыш алды. Үзбәкстаннан килгән мигрант Фарух Ташбаев сигез яшьлек Василиса Галицынаны үтерүдә шикләнелә.

Пикетка чыгучылар төрле плакатлар әзерләгән. Шулар арасында “Иммигрант, ватанпәрвәр бул! Үз өеңдә яшә!”, “Үтерүләр, көчләүләр һәм наркотиклар – эш көче өчен артык зур хак”, “Үзебездә дә җинаятьчеләр җитәрлек. Килмешәкләр нигә кирәк?” ише плакатлар бихисап иде.

“Новая сила” хәрәкәтенең Татарстан бүлеге башлыгы Виктор Диц фикеренчә, мигрантлар аркасында Русия үлемгә таба бара. “Урта Азия һәм Кавказ арты илләре белән виза режимы кертүне сорап, имзалар җыябыз. Без Русиягә сыйфатсыз кара эшчеләрне кертүгә каршы. Якын арада бу Русияне үлемгә алып бара торган юл. Киләчәктә галәмгә ракетлар җибәрүче калмас. Безнең күз алдыбызда Русиянең икътисади яктан актив халкы деградациягә дучар була. Мондый миграция шаукымы прогресска аяк чалганы һәр мәктәп баласына аермачык билгеле”, диде Виктор Диц.

Пикетчыларга урыслар гына түгел, ә татарлар да бик теләп кушылды. Урамда имза куючылар исемлеге арасында татар фамилияләре дә шактый күренде. Ләкин төп оештыручылар булып урыс милләтче хәрәкәтләре тора.

Узган ял көннәрендә Мәскәүдә, Екатеринбурда, Мурмански, Пермь, Красноярски һәм Дондагы Ростовта да мигрантларга каршы пикетлар үтте.
XS
SM
MD
LG