Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:30

Пермь мөфтиләренең берсе Мөхәммәтгали Хуҗин Русиядә татар-башкортлардан һәм кавказлардан кала, башка милләтләрдән торган дини оешмалар булдыруга каршы. Аның фикеренчә, Русиядә татар-башкортларның бер генә һәм кавказларның да бер генә диния идарәсе булырга тиеш. Хуҗин Пермь районында “Кече Таҗикстан” мәхәлләсен булдыруга каршы чыкты.

Күптән түгел Пермь районындагы таҗик диаспорасы “Кече Таҗикстан” мәхәлләсе төзү теләге барлыгын белдергән иде. Хуҗин фикеренчә, Русия кебек күпмилләтле дәүләттә мондый мәхәлләләргә урын юк. “Таҗиклардан соң башка милләт вәкилләре дә үз мәхәлләләрен төзү теләге белән чыгарга мөмкин”, ди ул.

Русиянең эре шәһәрләрендә башка илләрдән күчеп килгән мөселманнар күбәя генә бара. Кайбер калаларда, мисал өчен, Петербурда, алар үзләре эшләгән җирдә бүлмәләрне арендага алып гыйбадәт кылу урыны да ясады. 8 февраль көнне “Апраксин двор” дип аталган базардагы бу гыйбадәтханәдә, янәсе, радикал ислам төркеме төзүдә шикләнелеп, берничә йөз мөселман тоткарланган да иде.

Пермь шәһәрендә дә яшелчә базарында 700 кеше сыешлы гыйбадәт кылу урыны бар. Анда намазга нигездә чит илләрдән килеп акча эшләүчеләр йөри. Хуҗин үзенең әлеге дини мәхәллә белән дустанә мөнәсәбәттә булуын әйтә. “Елына бер-ике тапкыр җомга көннәрендә мин анда барып урыс телендә вәгазь сөйләп, җомга намазын укып кайтам”, ди ул. Шулай да ул Русиянең Кавказдан кала өлешендә татар-башкортлардан кала милли нигездә нинди дә булса дини оешма булдыруга каршы.

"Безнең уртак изге җиребез булган Согуд Гарәбстанында Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләре бар. Анда урамнар буйлап йөрсәк, базар-кибетләренә керсәк, зур күпчелеге чит илдән килгән халыкларны күрәбез. Үзбәкстаннан килгән сатучы, сәүдәгәрләр анда меңләгән генә түгел, бәлки миллионлап булырга мөмкин. Аңа карап Мәккә һәм Мәдинәдә вәгазь дә үзбәк телендә сөйләнми, намазны да үзбәкләр алып бармый.

Шушы илгә хезмәт итим дип килгән кешеләр түгел алар
Биредә безнең ватаныбыз. Татар өлкәләре, татар илләре монда урнашкан. Төмәндә, Себернең башка җирләрендә, Уралда, Идел буенда булсынмы, хәтта Петербур яклары – алар бөтенесе дә татар сөяге өстендә, татар канында төзелгән шәһәрләр. Татар каны белән сугарылган җирләр. Без хәзер, бүген "модный" булган “толерантлы булабыз” дигән сүз әйттереп, үзебезнең милләтебездән, үзебезнең телебездән, үзебезнең ана телендә вәгазь сөйләүдән ваз кичәргә хакыбыз юктыр дип уйлыйм мин.

Кунак булсаң – тыйнак бул, ди халык. Алар акча казану, байлык туплау өчен килгәннәр. Монда калып шушы дәүләтне күтәрим, шушы илгә хезмәт итим дип килгән кешеләр түгел. Мәчетләрнең ишеге ачык, намаз укырга мөмкинлек бар. Бүген вәгазьләр ике телдә татар һәм урыс телләрендә сөйләнә, безгә кушылсыннар”, ди Хуҗин.

Аның фикеренчә, килгәннәр татар-башкортлар җитәкчелек иткән мәчетләргә, мәхәлләргә, дини оешмаларга рәхим итсеннәр, аларны беркем дә борып чыгармаячак. Әмма үзебезнеке дип таҗик, үзбәк, йә булмаса башка дини оешма төзү вазгыятьне катлауландырырга мөмкин, ди хәзрәт.

Мөхәммәтгали хәзрәт Русиядә күпләгән диния идарәләре булуга да каршы. Аның фикеренчә, илдә ике генә дини нәзарәт булырга тиеш. Берсе – татар-башкортларныкы, ә икенчесе – кавказларныкы.

“Русиянең татарлар һәм башкортлар яшәгән төбәкләрендә бер дини оешма, бер мөфтият булсын иде. Кавказларның үзләренең аерым бер дини идарәләре булырга тиеш дип саныйм мин. Шуны бөтен җирдә дә: Мәскәү җитәкчеләренә дә, губернаторларга да, халыкка да җиткерергә тырышабыз.

Кавказлар белән бер оешмада тора алмыйбыз
Чөнки без Кавказлар белән бер оешмада, бер хәлдә тора алмыйбыз. Аларның дөньяга һәм ислам диненә үз карашлары, башкача йолалары һәм традицияләре бар. Ул безнекенә туры килми. Ә татарлар белән башкортларга бүленергә һич кенә дә сәбәп юк. Ватаныбызны, милләтебезне, телебез һәм динебезне кайгыртабыз дисәк, шушы юлга кайчан да бер чыгарга тиешбез дип уйлыйм”, ди Хуҗин. Берләшү өчен ул дини җитәкчеләргә утырып сөйләшү кирәклеген әйтә.

Мөхәммәтгали хәзрәт шул ук вакытта төрле дини идарәләр алып барган дини уеннардан туйганлыгын да белдерә. Пермь өлкәсендә Мәскәүгә дә, Уфага да карамый торган диния нәзарәте төзү теләкләре дә булган аларның. Бу хакта мәгълүмат та таратканнар. Әмма әлегә кадәр хуплаучы күренмәгән.

11 февраль көнне Пермьдә корылтай үткәрелеп Мәскәүгә караган Пермь өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте оештырылуын һәм аның мөфтие итеп Илһам хәзрәт Бибарсовның сайланып куелуын Мөхәммәтгали хәзрәт яшертен эшләнгән эш дип бәяли. "Аларның өч-дүрт мәхәлләләре янына без үзебезнең 96 мәхәллә белән килсәк, җитәкчелекне үз кулларына алырлар дип шикләнеп калганнардыр бәлки", ди Хуҗин. Бу корылтайга дип килгән Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдинне каршы алучылар арасында Кавказ вәкилләренең дә булуы һәм озатып йөрүе аларның күңеленә хуш килмәгән.

Илһам хәзрәт Бибарсов корылтайдан соң Азатлыкка Пермь өлкәсендәге башка дини оешмалар белән дә уртак тел табып эшләячәкләрен белдергән иде.

Чыгышы белән Тәтешле районыннан булган Мөхәммәтгали Хуҗин 1997 елда Уфадагы Тәлгат Таҗетдин нәзарәтенә караган Пермь мөфтияте башлыгы итеп билгеләнгән иде. Ул үзенең читтән килгән төрле дини агымнарга каршы торуын һәрдаим кабатлап килә, берүк вакытта Русия мөселманнарының Урыс православ чиркәве белән тыгыз хезмәттәшлек итүен алга сөрә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG