Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:38

Азнакайлар Казанда татарча яшәү үрнәге күрсәтте


15 февраль кичендә Казанда Тинчурин театры бинасында Азнакай районы якташларын җыйды. Әлеге бәйрәм чарасында Төркиянең Тарcус шәһәре башлыгы һәм Татарстанның мәдәният һәм авыл хуҗалыгы министрлары да катнашты. Кичәгә республика президенты Рөстәм Миңнеханов чакырылган булса да, килмәгән.

Азнакайлар бу чарага озаклап, ныклап әзерләнгән, алар Төркия кунаклары белән бергә Татарстанның элекке һәм бүгенге президентларын да соңгы көннәргә кадәр ышанып көткәннәр.

Әлеге чараның сценариясенә дә: "Шушы мәһабәт бинага безне, азнакайларны олылап килгән, хөрмәтле Татарстан президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улына чиксез рәхмәтебез, көчле алкышларыбыз!" дип язылган булган. Тик республика башлыгы Тинчурин театры бинасында күренмәсә дә, азнакайлар якташлар очрашуын алдан әзерләнгән програм буенча зурлап уздырды.

Бәйрәм чарасы театр бинасы фойесыннан башланды, анда Азнакайның бар булган байлыгы күрсәтелде, җитештерү, сәнгать һәм хезмәт осталары катнашында күргәзмәләр оештырылган иде. Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Төркиянең Тарcус шәһәре башлыгы Борханетдин бәй Коҗамас белән килгән бер төркем кунакларны һәм республика җитәкчелегеннән килгән түрәләрне үзе каршылап, озатып йөрде.

Халык күргәзмәләрне карап, Азнакай ризыклары белән авыз итеп бетерүгә, якташлар очрашуының төп өлеше башланды. Оештыручылар бу кичәне үзләренчә заманча итәргә тырышкан. Видеога яздырып бару, балалар һәм район үзешчәннәренең аерым һәм массалы бию-чыгышлары, популяр якташларны җырлату дисеңме, барысы да президентны кабул итәр дәрәҗәгә җиткерелгән иде.


Иң мөһиме - бәйрәм тулысынча саф татар телендә барды. Республика җитәкчелеге исеменнән якташларын сәламләүче Татарстан премьер-министры киңәшчесе Назиф Мириханов ана телендә матур итеп сөйли белевенә туган ягына рәхмәтен белдерде. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов исә сөйләменә шигъри юллар да өстәде. Азнакайларны Казан арты кешеләре белән чагыштырды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин якташларны Азнакайның ирешкән уңышлары белән сөендерергә тырышты.

Әйткәнебезчә, бәйрәмдә районның үзешчәннәре, танылган баянчылары белән бергә Зәйнәп Фәрхетдинова, Данир Сабиров кебек билгеле артистлар да чыгыш ясады. Тамашачыларга шулай ук Төркия кунагы Кадыйрның чыгышы истә калды, ул Тарcус шәһәре башлыгы Борханетдин бәй Коҗамас сәламләвеннән соң сәхнәгә чыгып төрекчә "Азнакай" һәм татарча "Аерылмагыз" җырларын башкарды. Соңгысында халык аңа кушылып җырлады.

Азнакай шәһәре белән Тарсус каласының кардәшлегенә быел уналтынчы ел киткән. Якташлары белән очрашуга килгән элекке депутат, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин фикеренчә, Азнакай Татарстанда чит илдә яшәүче кардәшләр белән даими элемтәдә торучы бердәнбер район икән. Әлеге эшне ул башлап йөргән, бүген дә кардәшлек күперләренең нык, Азнакайның тарих, тел, гореф-гадәтләрне түкми-чәчми яшәүче милли җанлы район булуына сөенүен әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG