Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:51

Мәскәү асрамага алынган Русия баласының АКШта үлеменә бәйле җинаять эше ачты


Русиядән асрамага алынган өч яшьлек Максим Кузьминның АКШта үлеменә бәйле Русия тикшерү комитеты җинаять эше ачты. Оешма баланы асрамага алган Техас штатында яшәүче ананы кулга алу турында мөрәҗәгать юлларга һәм халыкара эзләүгә игълан итәргә уйлый.

Шул ук ата-аналар Максимның ике яшьлек энесен дә асрамага алган булган.
Америка хатын-кызының Русиядән асрамага алган баланы 21 гыйнварда кыйнап үтерүе турында Русия президенты каршындагы кеше хокуклары өчен җаваплы Павел Астахов 18 февраль көнне Твиттерында язды.

Associated Press агентлыгы белдерүенчә, Америкада Шатто фамилиясе бирелгән Максимның үлүе турында җирле басмалар 26 гыйнварда хәбәр иткән. Үлү сәбәпләрен тикшерү бара. Баланы асрамага алган ата-аналар аңлатмалар бирүдән баш тарта.

XS
SM
MD
LG