Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евровидение бәйгесендә янә татар кызы катнаша


Динә Гарипова “Голос” бәйгесендә
Динә Гарипова “Голос” бәйгесендә

Быел Швециянең Мальме шәһәрендә узачак Евровидение бәйгесендә Русияне татар кызы Динә Гарипова вәкиллек итәчәк.

Ике айдан узачак 58нче Евровидение җыр бәйгесенә бу көннәрдә әзерлек эшләре бара. Бәйгедә катнашучы илләр үз вәкилләрен сайлый. Евровидениене Русиядә тапшыручы Беренче канал бу юлы махсус сайлау туры үткәрмәскә булган. Канал җитәкчеләре быелгы бәйгегә Русия исеменнән “Голос” бәйгесендә җиңгән татар кызы Динә Гарипованы җибәрәчәген игълан итте.

“Голос” бәйгесе Русиянең үзәк каналында 2012 елның ахырыннан бирле барды. Аның максаты – Русиянең иң көчле профессиональ һәм төрле жанрлы тавышларны табу. 48 вокалист катнашкан тапшыру финалына ике татар кызы чыкты. Чыгышы белән Түбән Камадан Эльмира Кәлимуллина икенче урынны алды, ә Яшел Үзән кызы Динә Гарипова беренчелекне яулады. Җиңүчегә журналистлар “Русиянең иң матур тавышы” исемен дә бирделәр.

Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина
Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина
Финалның икенче көнендә Динә белән Эльмирага “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде. Кызлар күпсанлы телевизион тапшыруларда, мәдәни чараларда катнашты. Динә Гарипованы Евровидение бәйгесенә җибәрү турында да имеш-мимешләр йөри башлады. Ниһаять, 19 февральдә Беренче канал бәйгегә Яшел Үзән кызын җибәрәчәген раслады.

Евровидение 2013 җыр бәйгесендә Динә инглиз телендә “What if” җырын башкарачак. Җырны швед продюсерлары Габриэль Аларе һәм Йоаким Бьорнберг язган.

Шунысы кызык, бу Русиядән Евровидениедә татарларның беренче катнашуы түгел. 2000 елда танылган татар җырчысы Алсу “Solo” җыры белән икенче урынга лаек булган иде. Аннан соң да татарлар бу бәйгедә катнашу омтылышын ясап карады. Әйтик, Асылъяр татар телендә башкарган “Карлыгачлар” җыры белән бәйгенең сайлап алу турында ук төшеп калды.

Соңгы елларда Евровидение бәйгесендә көнчыгыш халыкларның катнашулары сирәк күренеш түгел. Әйтик, 2012 елда Швециягә җиңү китергән Loreen тамырлары белән Марокко бәрбәрләреннән. Русияне узган ел милләте белән удмурт булган “Буран әбиләре” вәкиллек итте. Алар икенче урынны алды.

58нче Евровидение җыр бәйгесенең ярымфиналлары 14-16 май көннәрендә үтәчәк. Финал Швециянең Мальме шәһәрендә 18 майда узачак.
XS
SM
MD
LG