Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:35

"Милләтләрне төрле итеп яраткан Аллаһка каршы барырга ярамый"


Владимир Путин милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында

Владимир Путин милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында

Русиянең Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы русияле милләтен ясау стратегиясен урыслаштыру аша гамәлгә ашырырга тәкъдим итте.

Русия президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы узган ел ахырында расланган Дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру юллары турында сөйләште.

Утырышны җитәкләгән президент Владимир Путин бу чараны Русия дәүләт милли сәясәтенең яңа стратегиясен гамәлгә ашыру максатындагы адымнарның берсе буларак атады.

“Хәзер хөкүмәт бу стратегияне гамәлгә ашыру планын әзерли. Әмма ул гамәлгә ашсын, ниятләр турында бер декларация генә булып калмасын өчен бик күп эш башкарырга кирәк”, диде Путин һәм халыкны берләштерү өчен эшләнергә тиешле нәрсәләрне атауга кереште. Русияле милләтен ясау юнәлешендә башкарылырга тиешле эшләрдән иң беренче итеп Путин урыс телен тагын да ныграк итеп өйрәтүне атады.

Президент сүзләренчә, ил бердәмлегенең нигезе -- урыс теле, һәм шуңа күрә аны Русия Федерациясенең һәрбер ватандашы югары дәрәҗәдә белергә тиеш. "Кешеләр урыс телен тирәнтен өйрәнсен өчен шартлар тудырырга һәм аларны даими рәвештә яхшырта барырга кирәк", диде Путин.

"2011-2015 елларда урыс теле" програмы нигезендә әлеге максатка 2,5 миллиард сум бирелүен һәм бу акчага күп кенә нәрсәләр эшләнүен әйтеп президент, бу гына җитми диде һәм федераль дәрәҗәдә генә түгел, һәрбер төбәктә урыс телен ана теле итеп өйрәтергә кушты.

Президент әйтүенчә, кайбер төбәкләрдә кешеләрнең урыс телен миллионлы шәһәрдә яшәүчеләр кебек яхшы белмәве илне җимерә.

Шуннан соң Путин бу елда ук Александр Пушкинның туган көне -- 6 июньдә Урыс теле көнен киң күләмдә һәм зурлап бәйрәм итү өчен әзерлек башларга кушты.

Русияле милләтен барлыкка китерү эшендә икенче итеп президент мәктәпләрне телгә алды һәм шушы максатка хезмәт итүче бердәм тарих китаплары язарга кушты.

Президент бердәм милләт төзү эшенә илдәге милли-мәдәни мохтариятләрнең дә зур өлеш кертә алуын әйтеп бу максатлар өчен хезмәт итүче проектларны аерым финансларга кирәк, диде. Путин сүзләренчә, губернаторлар да бу эшне финанслаучы үз грантларын булдырырга тиеш.

Шулай ук президент Русия халыкларын берләштерүне сурәтләүче тарихи даталар тупланмасын булдырып аларны төрле чаралар аша популярлаштыру эшенә әһәмият бирергә тели.

Президент Русиянең төбәкләр үсеше министрлыгы белгечләре хөкүмәткә тәкъдим иткән “Русияле милләтенең бердәмлеген ныгыту һәм Русия халыкларының этномәдәни үсеше” дип аталган федераль програм концепциясен дә телгә алды. 2014-2018 елларга исәпләнгән бу документта китерелгән статистика мәгълүматларына караганда, 2012 елда Русия ватандашларының 44 проценты гына үзләрен русияле дип санаган. Статистика ил халкының 51 проценты гына милләтара мөнәсәбәтләрнең хәлен уңай бәяләвен һәм 45 проценты гына үзләренең этномәдәни хокукларының гамәлгә ашырылуы дәрәҗәсенә канәгатьлек белдергән.

Министрлык белгечләре илдә үзләрен русияле дип санаучыларны арттыру өчен арзанлырак һәм кыйбатлырак ике програм тәкъдим итә. Алар фикеренчә, 36,6 миллиард сумлык програм гамәлгә ашырылган очракта, 2018 елга ил халкының 64 проценты үзләрен русияле дип саный башларга мөмкин. 124,6 миллиард сумлык кыйбатлырак програм сайланган очракта исә үзләрен русияле милләтеннән дип санаучылар 86 процентка җитәргә мөмкин икән.

Үзләрен “русиялеләр” дип санаучылар артсын өчен бирелгән акчаларны төбәкләр министрлыгына, мәгариф һәм фән министрлыгына, мәдәният министрлыгына, Дәүләт төзелеш идарәсенә һәм Росмолодеж идарәсенә бүлү тәкъдим ителә.

Вячеслав Михайлов

Вячеслав Михайлов

Путиннан соң чыгыш ясаган Русия президенты каршында эшләүче Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең милли һәм федератив мөнәсәбәтләр кафедрасы мөдире Вячеслав Михайлов "совет чорында төп идея булган милләтләрнең чәчәк атуы һәм бер-беренә якынаюы" идеясен кайтарырга чакырды. Шул ук вакытта ул урыс язучысы Василий Беловның гомумиләштереп "русский лад" дип атаган борынгы урыс традицияләрен торгызуга юнәлдерелгән хезмәтләренә зур әһәмият бирде.

Михайлов "заманында патриарх Алексий II дә Русия төбәкләрен яңарту, Русия дәүләтчелеген борынгы урыс кыйммәтләре һәм традицияләре нигезендә ныгыту өчен бу идеяне актив яклаган иде", дип аңа яңадан әйләнеп кайтырга чакырды.

Игорь Слюняев

Игорь Слюняев

"Русиянең бөтен тарихы бары тик бездәге барлык милләтләргә үзбилгеләнү, үз телләрен, мәдәниятләрен һәм диннәрен саклау хокукы бирелгәндә генә илнең бербөтенлеге, аның уңышлы үсеше мөмкин булуын исбатлый", дип сүз башлаган төбәкләр үсеше министры Игорь Слюняев узган гасырда гомерен патша монархиясен яклауга багышлаган урыс милләтчесе Иван Ильинның "Русия мәҗбүри чукындыру белән дә, милләтләрне юк итү белән дә, урыслаштыру белән дә беркайчан шөгыльләнмәгән" дигән сүзләре белән дәвам итте.

Ул да Русиянең тарихи бердәмлеген сурәтләүче төрле даталарны зурлап бәйрәм итәргә һәм халыкта патриотизм хисләре тәрбияләү максатында төрле чаралар уздырырга кирәк дигән тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.

Утырышта катнашучылар шулай ук алда Казан Универсиадасы һәм Сочи Олимпиадасы торуын истә тотып киләчәктә халыкара ярышлар исемлегенә лапта кебек кайбер урыс милли уеннарын да кертергә кирәк дип килеште. Русияле милләтен булдыруга өлеш кертәчәк дип тәкъдим ителгән андый спорт төрләре арасында татар-башкорт көрәше яки урыс булмаган башка милләтләрнең ярыш төрләре аталмады.

Шул ук утырышта чыгыш ясаган Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Дума депутаты Илдар Гыйльметдинов үз чыгышын бары спорт мәсьәләренә генә багышлады, халыкара оешмаларга урыс милли спорт төрләрен кертүне тәкъдим итте, шул ук вакытта милли спорт төрләре бәйгеләрен федераль дәрәҗәдә үткәрергә чакырды.

Алексей Журавлев

Алексей Журавлев

Думадагы “Бердәм Русия” депутаты һәм әлеге шура әгъзасы Алексей Журавлев исә соңгы арада Русия халкының милли бердәмлеге декларациясен булдырырга тәкъдим итеп килә. Журавлев шундый декларация белән “русияле милләте” дигән төшенчәне халык ягыннан да кабул иттереп гамәлгә кертергә тәкъдим итә.

2017 елның 4 ноябрендә бу декларацияне референдумда раслатып аңа илдәге төрле милли төркемнәрнең үзара килешүе төсен бирү тәкъдим ителә. Референдумны октябрь инкыйлабының 100 еллыгына туры китерү дә тикмәгә генә түгел. Ул большевикларның Русия халыкларының хокуклары турындагы декларациясенә каршы җавап булырга тиеш. Аннан соң инде этник төркемнәрнең хокуклары турында сүз күтәрү референдумда расланган килешүгә, референдум нәтиҗәләре конституциягә кертелгән очракта, илнең төп канунына каршы чыгу буларак та кабул ителмәгәе. “Илебездә этник сепаратизм һәм шовинистик сөрем темасын бер гамәл белән һәм бөтенләйгә ябарга кирәк”, ди Журавлев.

Вәлиәхмәт Бәдретдинов

Вәлиәхмәт Бәдретдинов

Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитетының рәис урынбасары Вәлиәхмәт Бәдретдинов Мәскәүдәге русияле дигән милләт ясау омтылышлары турында Азатлык радиосына үз фикерен белдерде: "Без дәүләт милли сәясәте стратегиясе каралган вакытта ук русияле милләте дигән төшенчәнең гамәлгә кертү мөмкин түгел бер уйдырма булуын әйткән идек инде. Андый милләт беркайчан да булмаячак, чөнки беркайчан да бөтен гражданнарны берләштереп бер милләт ясап булмый. Һәрбер халыкның үзенең килеп чыгуы, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге булуы турында милләтләрнең тарихын өйрәнгән бөек галим Лев Гумилев әйтеп калдырган бит инде. Милләтне аны президент кушуы белән дә, ниндидер декларацияләр белән дә булдыру мөмкин түгел. Милләтне тарих үзе булдыра. Аллаһы-Тәгаләнең кодрәте белән генә була ул милләт. Башкорт милләте, татар милләте, чуаш, урыс, украин һәм башкалар бар. Аларның барысы да тарих хикмәте, без белеп бетермәгән дөнья, галәм көчләре белән генә барлыкка килгән. Җир шарында бары тик ромашкалар гына үссә җир матур булмаган кебек, бер милләт кенә булса да матур булмый, мең милләт булса гына дөнья матур була. Cәясәтчеләрнең бу гамәлләре хакыйкатькә, тарих һәм җиһан кануннарына каршы чыгу. Ә җиһан кануннарын беркем дә җиңә алмый, бушка көчәнү генә бу", диде Бәдретдинов.

Бөтендөнья башкорт корылтае рәис урынбасары Вәлиәхмәт Бәдретдинов фикеренчә, Русиядә милли төрлелекне бетерү ул бик хәвефле, киресенчә, милләтләрне бүлгәли һәм илнең киләчәгенә кабер казый торган гамәл.

Милләтләрне бары Аллаһ гына барлыкка китерә ала, дигән фикерне Азатлык радиосына Татарстандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте рәис урынбасары Михаил Щеглов та белдерде:

Михаил Щеглов

Михаил Щеглов

"Һәрбер халыкның үз тарихы, тамырлары, үзенең өстенлеккә ия кыйммәтләре бар. Алай бер сүз белән берләштерергә ярамый. Әйдәгез алайса, киңрәк итеп җирлеләр (земляннар) дип аталыйк. Хәтерләсәгез, заманында бездә совет халкы дигән төшенчәне алга сөрүчеләр дә булды. Барлык томшыклыларны да бары бер генә сүз белән -- кошлар дип кенә атау зур ахмаклык булыр иде. Чыпчыклар, күгәрченнәр, песнәкләр юк -- бары кошлар гына бар дип ул кошларны үз атамасы белән атауны тыеп булмый. Һәрбер халыкның үз атамасы, үз бердәйлеге бар. Аларны үз атамалары белән атауны тыю Аллаһка да каршы килә. Дин халыкларның һәм телләрнең ничек бүленүен сурәтләп бирә бит. Кешеләр Бабилон диварларын төзи башлагач, Аллаһ аларны төрле телләргә бүлгәли. Бу дөньяны Аллаһ шулай итеп яраткан. Һәм Җирдәге бу табигый халәтне үзгәртеп булмый", ди Татарстан урыс мәдәнияты җәмгыяте рәис урынбасары Михаил Щеглов. Аның фикеренчә, хакимият милли проблемнарны чынлап торып чишү белән шөгыльләнәсе урынга ул проблемнан милләтләр юк дип игълан итү аша гына котылмакчы була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG