Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:43

Украина татарлары бердәмлек юлларын эзли


“Туган тел” бөтенукраина татар үзәге рәисе Кәнәфия Хөснетдинов

“Туган тел” бөтенукраина татар үзәге рәисе Кәнәфия Хөснетдинов

“Туган тел” бөтенукраина татар үзәге рәисе Кәнәфия Хөснетдинов урыныннан китәргә каршы түгел, "әмма кем эшли ала бу эшне?" ди.

“Туган тел” исемле бөтенукраина татар үзәге һәм аның рәисе Кәнәфия Хөснетдинов тирәсендәге киеренкелекне куертмаска тырышсалар да, тарафларның үзара аңлаша алмавы аркасында упкын тирәнәя бара.

2012 елда Кәнәфия Хөснетдинов яңадан биш елга Татар үзәгенең рәисе итеп сайланганнан бирле аның эшчәнлеге белән кәнәгать булмаучылар саны арта. Үзе ул моны көнчелек, эшләгән эштә бары тик акча һәм байлык күрү белән аңлата. Аның белән килешмәүчеләр Татар үзәге эшенә ачыклык кертергә тели.

9 февральдә Киевта "Туган тел" бөтенукраина татар мәдәни үзәгенең бюро утырышы узды. Украинаның башка шәһәрләреннән килгән бер төркем татар ул көнне Татар йортына керә алмады. Алар арасында Кырымдагы “Идел” берләшмәсе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Украинадагы вәкиле Илмир Тимергалиев та бар иде:

Илмир Тимергалиев

Илмир Тимергалиев

– Без аларның очрашуын ишетеп 9 февральдә Татар йортына килдек, ишектә йозак иде. Без, 20-ләп кеше шунда карлы яңгыр астында, салкында басып тордык, аннары метро янындагы кафеда утырып сөйләштек, эчебезне бушаттык. Тормыш фестиваль белән сабантуйлардан гына тормый, алары аннары килә. Иң беренче эш – татар дип килгән кешене каршы алырга, татар йортына кертергә кирәк, сәлам бирергә, чәй бирергә кирәк. Иң зур проблем – шул. Кәнәфия әфәндегә иң беренче претензия – нигә аера ул татарларны? Юк җирдән чыккан сүз бу. Безнең теләк – җыелыйк, утырып сөйләшик.
“Алтынай” Запорожье Татар үзәге рәисе Рәхимә Ахмәрова:

Рәхимә Ахмәрова

Рәхимә Ахмәрова

– Без Кәнәфия әфәндегә май аена кадәр, “Туган тел"нең 15 еллыгына кадәр вакыт бирдек. Аның инде үзенең дә китәсе килә. Мондый шартларда эшлисе килми аның. Хәзер ул җитәкләгән оешманың эшен комиссия тикшерә, басым бара, ди. Киеренкелек беренче чиратта Киев татарлары арасында килеп чыкты. Кәнәфия әфәнде Әмир Вәлиев исемле эшкуар төзегән икенче бер татар үзәге – Киев татар җәмгыятен "Туган телгә" алырга теләмәде. Соңыннан инде киеренкелек Украинаның башка шәһәрләрендәге татар оешмаларына да таралды. Мин аңа, синең урында булсам, үзем китәр идем, яраткан башка берәр эш белән шөгыльләнер идем, дидем. Татар тормышында башкача да катнашып була бит. Кәнәфия әфәнде Казанның да аның китүен теләгәнен чамалый.
"Туган тел" бөтенукраина татар мәдәни үзәге президенты Кәнәфия Хөснетдинов:

– Эшебез бик яхшы бара. 24-26 майда “Киев сандугачы” фестивале үткәрергә әзерләнәбез, аның 10 еллыгы булачак. Бөтенукраина татар җәмгыятенең 15 еллыгын да шул вакытта үткәрергә уйлыйбыз. “Илдәш” Киев татар оешмасының 20 еллыгы, бөтенукраин Сабантуен да шул вакытта уздырырга җыенабыз һәм конференция үткәрергә телибез. Анда бөтен оешмалар вәкилләрен җыеп, эшебезгә хисап тотачакбыз, һәр елдагыча.

9 февральдә Киевка без бюро әгъзаларын гына чакырган идек, без башка беркемне дә чакырмадык. Беркая да йөрми торган, берни белән дә шөгыльләнми торган кешеләр аерым очрашканнар. Без аларның килүен белдек, ләкин бу аларның үз эшләре иде. Аларның теләге миңа билгеле, аларга Татар йорты кирәк. Алар минем өстән аноним хатлар язалар, исемнәрен дә куймыйча. Аларның таләпләре дәлилле булса, ни өчен алар исемнәрен куймый? Безнең эшебез шул кадәр күп, Рамазан аена университет ачарга җыенабыз, анда хөтбәләрне татарча укыр өчен имамнар әзерләргә җыенабыз, дин, татар теле дәресләре булачак. Безгә каршы язучылар барлык бу эшләрне туктатырга тели. Әлбәттә, без бөтен бу эшләргә спонсорлар табабыз. Без хөкүмәттән бер тиен дә айлык акча алмыйбыз, грантлар табабыз.

Мин барысына да әйттем:​ рәис булырга телисез икән – эш програмы төзегез, эшегезне күрсәтегез. Кирәк булса, мин китәм, проблем юк. Ул кешеләр бу эшне алып бара алмый, мин аларны 10-15 ел беләм бит инде. Мәскәүдәге Татар йорты тирәсендәге хәлләрне беләсез бит? Менә бездә дә шул ук хәл бара. Безнең татар җәмгыятенең эше Украинада иң яхшы, аны кем инкяр итә ала? Без – танылган. Без – бөтен чараларда беренче. Казаннан конгресстан да мондый вакытларда ярдәм булсын иде, вазгыятьне тикшерү, киңәш бирү өчен юристларны җибәрсеннән иде. Татарлар бер-берсе белән талаша дип сөйләмәсеннәр иде, иң зур теләк – шул."

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG