Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда беренче татар шигъри слэмы узачак


Татарның яшь сәнгать әһелләре Халыкара туган тел көне уңаеннан беренче татар шигъри слэмы уздырырга ниятли. Чара 21 февраль көнне Актерлар йорты бинасында урнашкан “Театральное” кафесында узачак.

Слэм - шигъри бәйгенең популяр форматы. Монда шигырьләрнең сыйфаты гына түгел, ә аларны башкару рәвеше дә исәпкә алына.

Бәйгенең беренче өлешендә катнашучылар бер-бер артлы үз шигырьләрен укый. Бу эшне башкарыр өчен аларның һәрберсенә төгәл бер минут вакыт бирелә һәм башка кешеләрнең ярдәмен һәм реквизитларны кулланырга ярый. Шигырь сыйфаты һәм артистизм сәләте өчен иң күбе биш балл алып була. Беренче этап җиңүчеләре тамашачы тавышлары ярдәмендә билгеләнәчәк.

Татарча “сүз көрәштерү” идеясын активист Гүзәл Низамова тәкъдим иткән. Тиздән фикерне журналист Язгөл Сөләйманова да хуплый. Кызлар икәүләшеп оештыру эшләренә алыналар.

“Соңрак безгә Йолдыз Миңнуллина һәм Алсу Ситдыйкова да кушылды. Казанда урыс телендә уза торган шигъри слэмнар минем күңелдә көчле тәэсир калдырды. Миңа калса, татар шагыйрьләре арасында да өметле яшьләр бар һәм бу слэм аларга үзләрен күрсәтер өчен менә дигән мөмкинлек”, ди Низамова.

Слэмның икенче өлешендә исә, кешеләрнең ярдәмен һәм реквизитларны куллану тыела. Шигырьне сөйләү вакыты да артачак: бу очракта шагыйрьләргә өч минут вакыт бирелә. Ахырдан тамашачылар иң яхшы шигырь сөйләү остасын сайлап, слэм җиңүчесен билгеләячәкләр.

Низамова әйтүенчә, чарада теләсә кем катнаша ала. Киләчәктә мондый слэмны һәр ел үткәреп торырга ниятлиләр. Оештыручылар бөтен вак-төяк чыгымнарны үз кесәләреннән каплыйлар икән.

“Белүемчә, Казанда мондый форматтагы чаралар бик аз булып тора, ә татар телендәгесе бөтенләй юк диярлек. Бу шигъри слэм зур башлангыч булып торачагына өметләнәбез. Киләчәктә слэмны һәр ел үткәреп торырга ниятлибез. Аны ешрак оештыруның мәгънәсен күрмим, чөнки тамашачы кызыксынуы югалырга мөмкин”, диде Азатлыкка Гүзәл Низамова.

Слэм кичәсен шагыйрь Йолдыз Миңнуллина һәм театр белгече Нияз Игъламов алып барачак. Чараның музыкаль өлеше өчен Мубай һәм Динә Закирова җаваплы.

Җиңүче "Ялкын" журналының тышлыгындагы фотосурәт һәм мәкалә белән бүләкләнәчәк. Шулай ук акчалата приз да каралган.
XS
SM
MD
LG