Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:39

Леонов Казан Универсиадага 80-85% әзер дип саный


Казан Универсиада уздыруга 80-85% әзер. Бу хакта РБК dailyга әңгәмәдә “Универсиада-2013” оешмасы җитәкчесе Владимир Леонов белдерде.

“Күптән түгел FISU Казанда булды һәм безнең 95%ка әзерлекне әйтте. Мин алай ук димәс идем, без 80-85%ка әзер. Без инфраструктураны эшләп бетерергә тиеш. Монда сүз су спорты сарае һәм яңа стадион турында бара”, диде ул.

Шулай ук Леонов юлларның, метро станцияләре, һава аланының икенче терминалы тулысынча әзер булмавын әйтте.

“Бөтен проектлар төгәлләнү алдында торса да эшләр әле күп. Без аларны май аенда гамәлгә кертергә җыенабыз”, диде Леонов.

XS
SM
MD
LG