Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:19

Ачлык башлаган Наил Нәбиуллин ялгыз пикетка чыкты


20 февральдә “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Казанда ялгыз пикет уздырды. Ул узган төндә өч көнлек сәяси ачлык башлаганлыгын әйтте. Нәбиуллин Бауман урамында үткән пикетта: “Мине татар халкының хокукларын яклаган өчен канунсыз рәвештә Русия армиясенә җибәреп юк итәргә телиләр. Бу канунсызлыкны туктатуны таләп итәбез!”, дигән шигарь күтәреп торды. Наил, басым ясау тукталмаса, вакыты чикләнмәгән ачлык игълан итәчәген әйтте. “Русия армиясендә үтерүләренә караганда, мин Казан уртасында ачлыктан үлүне өстен күрәм”, дип белдерде ул.

XS
SM
MD
LG