Accessibility links

Татарстанда мәгълүмат нигездә урысча гына бирелә


21 февраль Халыкара Туган тел көне. Татарстанда татар һәм рус телләре дәүләт теле булуга карамастан, журналистларга мәгълүмат нигездә урыс телендә генә җиткерелә.

Бер матбугат очрашуында “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесе журналистының татарча соравына татар түрәсенең “вата-җимерә” урысча җавап кайтаруы искә төште. Журналист түзмәде “безгә татарча хәбәрләр өчен татар телендә кирәк иде”, диде.

Татарстанда ике дәүләт теле булуга карамастан, татарча мәгълүматлар әзерләнми, матбугат очрашуларында татар телендәге документлар өләшенми, һәм, гомумән, татар журналистларына икенче сортлы итеп карау сизелә. Халыкара Туган тел көне уңаеннан, көндәлек хәбәрләрне даими кулланучы берничә татар журналисты белән хакимият оешмаларыннан татарча мәгълүмат алу турында сөйләшеп алдык.

Илнар Хөснуллин (“Ватаным Татарстан” газеты)

Татарча пресс-релиз җибәрүче бөтенләй юк. Ул хыялда гына. Татарcтан эчке эшләр министрлыгы һәм аның составына кергән ЮХИДИ матбугат үзәгендә махсус татарча белә торган белгечләр тотыла. Кирәк чакта татарча комментарлар бирелә. Татарча журналистлар белән эшләү дигәндә, матбугат үзәгендә нигездә бер генә кеше эшли, һәм ул урыс милләтеннән булганны исәпкә алганда, монда инде татарча эшләү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Кайберләре хәлгә кереп аңлатма бирү өчен татарча белә торган берәр кешене тәкъдим итәләр итүен. Телевидение һәм радиода эшләүче татар журналистларына авыр инде, безнең өчен алай проблем юк.

Римма Гатина (“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы)

Татарстан дәүләт шурасы сессиясе вакытында татар журналистларына документлар татарча өләшенә. Бу зур ярдәм булып тора, чөнки канунның исемендә дә ялгышырга мөмкинсең. Анда канунның нидән гыйбарәт булуы да татарча аңлатыла. Дәүләт шурасында махсус тәрҗемә бүлеге бар. Ә урысча текстны татарчага тәрҗемә итү матбугат үзәге эшенә керми, чөнки үзәк оештыру эше белән шөгыльләнергә тиеш. Кайвакыт аларның сәхифәсенең татарча бүлеге Татар-информнан татарча хәбәрне алып элә.

Татарстан мәдәният министрлыгы сәхифәсендә татарча мәгълүматлар куялар. Журналист Рузилә Мөхәммәтова анда эшкә күчкәч сәхифәдәге татарча бүлек яхшы эшли башлады.

Мәгариф министрлыгыннан мәгълүмат алу яңа министр килгәч бераз җиңеләйде, ләкин татарча хәбәрләр барыбер килми. Министр әле яңа гына эшли башлады, бәлкем аңа бу теләкне җиткерү генә кирәктер.

Икътисад министрлыгында татар егете эшли башлагач мәгълүматлар татарча килгән иде, әмма хәзер ул егет киткәч килми башлады.

Шулай ук Татарстан язучылар берлеге, милли музей татарча мәгълүматлар җибәргәли. Татарстан диния нәзарәте татарча мәгълүматларны үз сәхифәсенә урнаштыра.

Бу эш, мөгаен, хөкүмәттә татар кешесе эшләүгә, аның татар теленә булган мөнәсәбәтенә бәйледер. Җитәкчедән дә торадыр инде.

Күпчелек очракта матбугат үзәгендә эшләүчеләр урыс кешесе, шуңа да карыйдыр инде. Әгәр махсус шуның өчен билгеләнгән кеше юк икән, аның белән инде шөгыльләнмиләр. Бу эш матбугат үзәге җитәкчесеннән торадыр. Алар өчен мәгълүмат таратылганмы – таратылган.

Берәр матбугат очрашуына баргач та кайдан килү белән кызыксыналар, “татарча язабыз” дигәч, “ә урысчасы буламы” дип сорыйлар. Аларга мәгълүматның урысчасы мөһим дип уйлыйм мин. Урыс теле өстенлек итә инде. Казанның меңьеллыгы вакытында аккредитация ясаганда бер чарага бер урын бирәләр һәм татарларга “тәрҗемә итәрсез” дип әйтеп куялар иде.

Рәмзия Закирова (“Intertat.ru” электрон газеты)

Мин һәрбер министрлык сәхифәсенә дә язылган һәм һәрвакыт алардан хәбәрләр килеп тора. Әмма татарча килгән бер генә хәбәр дә күргәнем юк. Дөресен генә әйткәндә, анда бәлкем татарча версиясенә дә язылып буладыр, мин анысын эшләп карамадым. Болай “Татмедиа” кебек оешмаларга шалтыратканда гел татарча сөйләшәләр. Менә анысы әйбәт.

Факс белән татарча мәгълүмат җибәрүчеләр бар, әмма кайсыннан икәнне хәзер генә әйтә алмыйм. Күбесенчә урысча инде.

Дәүләт шурасына шалтыратсаң, һәрвакыт татарча сөйләшәләр, әңгәмәләр бирәләр, хөкүмәт йортында, мисал өчен, алай түгел. КФУдан татарча хәбәрләр килгәне бар. Элекке педагогия университеты гел татарча җибәрә. ЗАГС идарәсендә татарча сөйләшәләр. Кеше хокукларын яклау вәкиле татарча әңгәмәләр бирә. Сирәк-мирәк булгалый.

Фәнил Гыйләҗев (“Шәһри Казан” газеты)

Татмедиада Марат Моратов алышынганнан бирле минем матбугат очрашуларына йөргәнем юк. Алар узмыймы, әллә мине җибәрмиләрме, белмим. Мин бара торган заманнарда пресс-релизлар урыс телендә бирелә иде, ләкин "Идел" яшьләр үзәге кебек оешмалар анда матбугат очрашулары уздырса, мәгълүматны ике телдә дә алып килә иде. Милли оешмаларның матбугат очрашуында татар телендә дә мәгълүмат була. Ә болай гадәттә бер телдә генә алып барыла. Министрлыклар да урысча гына әзерли. Матбугат очрашуында татарча сорау бирсәң дә әле башта аны тәрҗемә итәргә туры килүе ихтимал. Күпчелек очракта синең татарча биргән соравыңа да урысча җавап кайтаралар.
XS
SM
MD
LG