Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәр Үтәбай, Русиядә милләтләр винегреты ясау күңелсез тәмамланыр дип кисәтә


Әхмәр Үтәбай
Әхмәр Үтәбай

Путин җитәкчелегендә милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыруга багышланган сөйләшү башкорт халкы язмышы өчен җан атып йөргән шәхесләр арасында тагын зур ризасызлык тудырды.

21 февраль Халыкара ана теле көне буларак билгеләнә. Шуның алдыннан гына Мәскәүдә илнең Дәүләт милли сәясәт стратегиясен тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә булып үтте. Президент Владимир Путин җитәкчелегендә үткән ул җыенда әйтелгән сүзләр башкорт халкы язмышы өчен җан атып йөргән шәхесләр арасында тагын зур ризасызлык тудырды. Азатлык радиосы танылган башкорт шагыйре Әхмәр Үтәбай белән очрашып тел язмышы хакында фикерләрен белеште.

Әхмәр Үтәбай Башкортстанда киң билгеле әдип. Талантлы шагыйрь дә ул, ялкынлы публицист та. Баймак районының данлыклы Буранбай авылында туып үскән Әхмәр Үтәбай байтак еллар инде “Киске Өфө” гәзетында баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Милләтне яклап мәйданнарга чыкмаса да, үзенең тирән фикерле язмалары, фәлсәфи шигырьләре белән туган халкын үз язмышы хакында уйланырга һәм хәрәкәт итәргә өнди, авыр хәлдән чыгу юлларын эзләүдә катнаша.

Әхмәр Үтәбайны аеруча башкорт теленең киләчәге борчый.

“Дәүләт телләре турында канун да кабул ителде, башкорт гимназияләре дә ачыла, әмма моның әлләни файдасы гына күренми. Үз дәүләтең булмагач, телне саклау бик авыр шул, – ди Әхмәр әфәнде, – Җитмәсә соңгы вакытта илдә бер генә милләт – русияле милләте булдыру кирәклеге турында гайре табигый, сәер бер милли сәясәт стратегиясен көчләп тагалар. 1990 еллардан ике дистә ел дәвамында илдәге төрле милләтләр телләрен яклау һәм үстерү өчен яхшы гына мөмкинлекләр тудырылган иде. Дәүләт телләре турындагы кануннар да кабул ителде. Әмма хәзер Русия җитәкчеләренең соңгы вакыттагы сәясәте барлык булган уңышларны челпәрәмә китерә, киләчәккә өметләрне кисә. Былтыр декабрь аенда Русиянең дәүләт милли сәясәте стратегиясе кабул ителгән иде. Анда урыстан тыш башка милләтләрнең телләрен һәм мәдәниятләрен үстерү хакында бер генә тәгаен сүз дә юк. Фәкать ниндидер гомуми фикерләр генә язылган. Бу хәл зур хафага сала. Ул документта күп кенә төшенчәләр бутап күрсәтелгән.

Бер шигырендә Әхмәр Үтәбай, хәзерге чорда "Милләттәрҙән яһай винегреттар" дип тә язган иде. Путин җитәкчелегендәге хакимиятнең дә нәкъ менә шуның белән шөгылләнүенә борчыла ул.

"Элек безнең илдә совет халкын, совет милләтен булдыру турында сөйлиләр иде. Хәзер инде гомум русияле милләте булдыру кирәклеген алга сөрәләр. Без һаман элекке тырмага басабыз. Элеккенең нәтиҗәсен күрәбез бит инде. Советлар Берлеге дигән, совет милләте дигән ясалма нәрсә юкка чыкты да куйды. Безгә АКШ моделе туры килми. Америкада инглизләр, португаллар һәм башка күп милләтләр яши. Әмма аларның бит Европада һәм башка җирдә үз дәүләтләре бар. Анда аларның төп милләтләре саклана ала. Русиядә хәзер 30 миллион чамасы урыс булмаган кеше бар. Шуларның мәнфәгатьләрен дә исәпкә алу кирәк.

1917 елгы түнтәрелештән соң дин дәүләттән аерылган дип игълан ителде. Атакайлар, муллалар үтереп бетерелде. Дин – һәркемнең үз эше генә дигән хәл торып калды ул чакта. Хәзер инде ил җитәкчеләре милләтне дәүләттән аерырга тели. Ягъни милли мәнфәгатьләр дә һәркемнең үз ихтыярында дигән мөнәсәбәт күрсәтелә. Бу дөрес түгел. Болай барса, барысы да җимереләчәк. Хәер, Русия парадокслар иле инде ул. Шушы илдә туып, шушында яшәгән милләтләрнең мәнфәгатьләре санга сугылмый икән, американча төзергә теләгән дәүләтнең киләчәге юк!

Менә 2013 елның сентябрь аеннан, яңа уку елыннан, мәгарифтә үзгәрешләр кертелә. Анда 4-нче сыйныфка кадәр бушлай укыту карала, аннан соң ниндидер төп фәннәр калдырыла бушка, ә калганнарын түләп укыту кертелә, диләр. Оптимальләштерүгә мин катгый каршы. Дөресрәге, оптимальләштерүгә бөтенләй каршы түгел мин, әле тәкъдим ителүчесенә каршы. Башкортларның, татар авылларының ихтыяҗлары белән исәпләшмәүче оптимальләштерүгә каршы мин. Мең еллык, 500 ел тарихлы саф башкорт, татар авыллары ихтыяҗларын ничек инде санга сукмаска? Андый авылларга бухгалтерия саннары аша гына карау авыл мәктәпләрен генә түгел, ә авылларның үзләрен дә юкка чыгарачак. Зур хата бу, җинаятькә тиң хата.

Аннан тагын бер мәсьәлә. Кайбер ата-аналар “башкорт теле, татар, чуаш теле нәрсәгә кирәк инде ул, аның белән югары уку йортына кереп буламыни”, дип фикер йөртә. Ләкин ул бит югары белем алу өчен түгел, ә милләтне саклау, башкорт, татар, чуаш булып калу өчен кирәк. Кремльдән карап кына теге яки бу халыкны кысып була инде ул, аның телен, мәдәниятен санга сукмаска була. “Бүлгәлә дә, хакимлек ит” сәясәте һаман да дәвам итә", ди Әхмәт Үтәбай.

"Республикалар үзләре дә булган мөмкинлекләрне тиешенчә файдаланмый"

"Үзләре үк дәүләт теле турында канун кабул иткән башкорт депутатлары башкортча чыгыш ясамый, хөкүмәттә утыручы башкорт түрәләре нигә башкортча чыгышлар ясамый халык арасында? Менә бит кайда бәланең башы. Балык башыннан чери, – ди Әхмәр Үтәбай, – Мин менә Татарстан җитәкчеләренең үз ана телләрендә чыгыш ясауларына сокланам һәм көнләшәм. Алар Уфага килгәндә дә матур итеп татарча сөйли. Түрәләр генә мени, хәтта үзебезнең башкорт иҗади зыялылары да башкорт теленнән ваз кичә. “Телем бетә”, дип шигырь язучы кайбер шагыйрьләрнең өйләренә телефоннан шалтыратсаң, “атайың, әсәйең өйзәме” дип, балалары урыс телендә җавап бирә. Ә бит шәхси үрнәк булырга тиеш.

Әлбәттә, бу бәлане икенче яклап та карарга кирәк. Тел өчен аның үз мохите кирәк. Авылда ул мәсьәлә авыр түгел, анда башкорт мохите, ә кала җирендә башкача шул. Менә шул ук Американы алсаң, анда кытай бистәләре бар, башка милләтләрнеке. Бездә үзбәкләр бер тирәдәрәк укмашып яшәргә тырыша. Монда терсәк, милли якынлык психологиясе бар. Бавырдашыңның якынлыгы мохите хисе булса, җиңелрәк бит. Русиядә урыслар өчен дә вәзгыять үзгәрә. Мисал өчен, Мәскәүдә, рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, урыслар 31 процент чамасы гына тәшкил итә икән. Димәк, бу – урыслар өчен дә зур проблем. Киләчәктә бу проблем тагын да кискенләшәчәк. Менә шул чакта – урыслар шул ук проблемны үз җилкәләрендә татыгач, безнең хәлне дә аңлаячак.

Милләтемнең киләчәге ничек булыр дип янып яшәгән Әхмәр Үтәбай Русиядә алып барылучы милли сәясәтнең ахыры бик күңелсез тәмамланачагын фаразлый: “Әгәр бар өстенлек урысларга гына бирелеп, башка халыклар һаман икенче сортлы була икән, иртәме-соңмы моның нәтиҗәсе аянычлы була. Ләкин акылга килергә соң түгел әле”, – диде шагыйрь һәм публицист Әхмәр Үтәбай Азатлык радиосына.
XS
SM
MD
LG