Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан дәүләт гимны сүзләре расланды


Бүген Татарстан дәүләт шурасының утырышында “Татарстан дәүләт символлары турында” канунга үзгәрешләр кертү канун өлгесе тулаем кабул ителде. Канун өлгесе Татарстанның дәүләт гимны тексты турындагы нигезнамәләрне гамәлдәге канунга кертү белән бәйле.

Бу канун өлгесе белән Татарстан дәүләт гимнының музыкаль редакциясе һәм тексты расланды.

Гимн сүзләре өчен нигез итеп шагыйрь Рамазан Байтимеров шигыре алынган, Гәрәй Рәхим аны эшкәрткән, Филипп Пираев урысчага тәрҗемә иткән.

Утырыш алдыннан Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстанның дәүләт гимны беренче тапкыр сүзләре белән яңгырады. Гимнны Татарстан дәүләт шурасы депутатларына республиканың дәүләт симфоник оркестры һәм Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры хоры тәкъдим итте. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Билгеле булганча 20 ел элек Татарстанның дәүләт гимны бары тик музыка өлешендә генә кабул ителгән иде. Ул – Рөстәм Яхин музыкасы иде. 2011 елның азагында Дәүләт шурасы президиумы махсус комиссия төзеп гимнга сүзләр бәйгесен игълан итте.
XS
SM
MD
LG