Accessibility links

Кайнар хәбәр

21 февраль – халыкара туган тел көне


Бүген халыкара туган тел көне. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-фатирында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.

ЮНЕСКО бу көнне җәмәгатьчелек игътибарын телләрнең төрлелегенә җәлеп итә. Бүгенге көндә ике атнада бер тел юкка чыга бара.
XS
SM
MD
LG