Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан зәркән осталары Универсиадага әзерләнә


"Тылсымлы көмеш" Универсиадага милли бизәнү әйберләре әзерли
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:20 0:00

Казанда көмештән милли-дини зәркән эшләнмәләре ясаучы осталар үз эшләрен узган ел азагында Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаенда тәкъдим иткәннәр иде. Әлеге вакыйгадан соң көмеш зәркән эшләнмәләре осталарына игътибар бермә-бер арткан.

"Без Казанда көмештән дини-милли зәркән эшләнмәләре эшләүче бердәнбер һәм иң яшь остаханә. 2011 елда эшли башладык", ди "Тылсымлы көмеш" ширкәте мөдире Гөлнара Җаббарова. Әлеге осталарга көмештән милли-дини бизәнү әйберләре ясау идеясен "Сөембикә" журналы биргән, аңа кадәр башка остаханәләрдән аерылмалыклары булмаган.

Татар-мөселман бизәкләре белгече, зәркән эшләре остасы Наил Сөнгәтуллин остаханәнең эше белән таныштырганда тарихи китаплардан карап, элекке үрнәкләрне яңартып эшләвен әйтте. Аның сүзләренчә, Казан ханлыгы чорында ук татар зәркән осталары алдынгы булганнар, Явыз Иван Казанны яулагач аларны Мәскәү кирмәненә күчергәннәр.

"Тылсымлы көмеш" ширкәте көмеш алкалар, беләзекләр, муенсалар, бөтиләр – барысын да эшли. Көмеш эшләнмәләрнең барысына да милли бизәкләр кертәләр, иң беренче хәрәкәтләр Наил әфәнденең эш өстәленнән каләм белән кәгазьгә рәсем ясаудан башлана, аннан ул махсус програм ярдәмендә компьютерга кертелеп, бизәнү әйберенең тулы сурәте төзелә.

Алга таба ул сурәтне кулга тотарлык дәрәҗәгә җиткерү процессы дәвам итә, монда инде замана техникасы ярдәмгә килә. Теге яки бу җайланмадан күчереп йөрткәндә һәм ахырдан шомартып кыйммәтле ташлар куйганда гына кул хезмәте кулланыла.

“Тылсымлы көмеш” осталары быел Казанда узачак Универсиадага зур өметләр баглый. Көмештән эшләнгән милли-дини бизәнү әйберләренең иң яхшыларын тәкъдим итмәкчеләр.
XS
SM
MD
LG