Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:19

Коткаручы гайсә чиркәвендә ике активист тоткарланган


Бүген Мәскәүнең Коткаручы гайсә чиркәвендә битлек кигән тарихчы Ирина Карацуба һәм филолог Елена Волкова тоткарланган. Алар мөнбәргә менә торган юлны каплаучы урынга чәчәкләр урнаштырырга тырышкан.

Аларның бу чарасы Pussy Riotның Русиядәге сәяси вазгыятькә һәм чиркәүнең сәясәт эшләренә тыкшынуына каршылык белдереп чыгыш ясаган панк-гыйбадәтенең бер еллыгына багышланды.

Тоткарлаудан соң, Карацуба һәм Волкованы Хамовники эчке эшләр бүлегенә алып киткәннәр. “Новая газета” журналисты Елена Костюченко үзенең “Твиттер”ында чиркәүнең камап алынуын язды.

Pussy Riot кызлары Надежда Толоконникова, Мария Алехина һәм Екатерина Самуцевичның Коткаручы Гайсә чиркәвендә президент Владимир Путинга каршы панк-гыйбадәт кылуда гаепләнеп, ике елга ирекләреннән мәхрүм ителде. Соңрак Мәскәүдәге мәхкәмә Самуцевич җәзасын шартлыга алыштырды.

XS
SM
MD
LG