Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:02

"Азатлык" татар яшьләренең Чаллы бүлеге урыс такырбашларның мигрантларга каршы һөҗүмнәр башларга чакыруын кискен хөкем итә.

Русия буйлап урыс милләтчеләре мигрантларга карата каршылык хәрәкәтен көчәйтә бара. “Азатлык” татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге урыс милләтчеләренең мондый эшчәнлекләре белән риза түгел. Шушындый күренешләргә бәя бирү йөзеннән алар мөрәҗәгать белән чыкты.

Урыс милләтчеләренең урамнарга чыгуына Чаллыда сигез яшьлек Василиса Галицынаның урлануы, көчләнүе һәм үтерелүе беркадәр этәргеч бирде. Икенче яктан, кызның үлеме урыс милләтчеләренең шау-шу тудыруларына, урамнарга чыгуына сәбәпче генә булды, дигән фикерне яклаучылар да бар.

Сигез яшьлек Василиса белән булган фаҗигане берничек тә аклап булмый. Шул ук вакытта Галицына белән булган фаҗига көннәрендә Иркутск каласында да шундый ук җинаять кылына. Ләкин Мәскәү матбугаты бу фаҗигагә чаллыдагыныкына караганда игътибарның уннан берен дә бирмәде шикелле.

Ә хәзер Русия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына күз салыйк. Бу илдә көн саен 50-ләп бала югала. Шулардан биш бала бөтенләй юкка чыга яки аларны үле, көчләнгән килеш табалар. Җәмгысе, Русиядә бер елга 20 мең бала югалып, шуларның ике меңе табылмый. Алда әйткәнебезчә, табылмаганнар көчләүгә, үлемгә дучар ителә.

Галицына үлемендә Үзбәкстан ватандашы Фәрух Ташбаев гаепләнә. Шушы гаепләү кайбер урыс милләтчеләренә мигрантларга карата үз нәфрәтләрен тагын да кыюрак итеп белдерү өчен юл ачты. Беррәттән үзбәкләргә карата да ачулы карашлар күрсәтелә. Шушы вәзгыятьне исәпкә алып, “Азатлык” берлегенең Чаллы бүлеге яшьләре милләтара нәфрәт күренешләре арту сәбәпле мөрәҗәгать белән чыкты. Без бу оешманың Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих һәм оешма әгъзасы Булат Гатин белән очрашып, килеп туган вәзгыять уңаеннан фикерләрен белдек.

– Илмир, урыс милләтчеләренең эшчәнлекләренә карата белдерү белән чыгуның сәбәпләре беркадәр әйтелде. Син бу мәсьәләне төптәнрәк аңлатып кисәң иде.

– Русиядә балаларны урлау, көчләү, үтерү гадәти күренеш кебек инде. Ләкин Чаллы вакыйгасын нигәдер зурдан кубып яктырттылар. Монда бик күп халыкны, волонтерларны җәлеп иттеләр. Миңа калса, бу махсус эшләнде кебек. Монда полиция үз эшен башкарырга тиеш иде. Халыкны күтәрүнең максаты бераздан ачыклана төште. Чөнки бу җинаятьтә үзбәк кешесен гаепләп, аны кулга алалар. Хәзер инде үзбәкләргә, башка мигрантларга каты чаралар куллану өчен бу фаҗигане кулланалар кебек. Фаҗиганең авыр икәнен аңлыйбыз. Ләкин аның башка юнәлеш алуын күргәч, дәшми кала алмадык. Безнең сүз булмый икән, урыс милләтчеләре тагын да азыначак, аларга баш күтәрергә җирлек туа. Әле менә якшмәбе көнне генә алар урам җыены уздырды, анда мигрантларга карата саллы гына сүзләр дә әйтелгән.

– Булат әфәнде, менә шушы шартларда кабул ителгән белдерү уңаеннан сезнең фикерне дә белик әле

– Чаллыда булган вакыйгадан соң шуны аңладык, безнең җәмгыятьтә җитди проблемнар бар. Кечкенә балаларга карата җинаять эшләү киң таралды. Шушы соңгы фаҗигане империячел фашистлар бик яхшы кулланды. Алар әлеге вакыйганы киң таратып, Татарстанда низаг чыгарырга тырыша. Мондый җинаятьләр Русиянең һәр төбәгендә һәр көн эшләнә. Аларын артык күтәрмиләр, ә бездә махсус җәелдерү эше барды. Әле шундый сүзләр дә йөри, империячел фашист яшьләре Чаллыга, Казанга килеп, үзбәкләрне кыйнау, куу хакында уйлый. Бу куркыныч хәл. Республика җитәкчеләре моны аңлап, чара күрергә тиештер. Халык та мондый коткыларга бирешергә тиеш түгел. Үзбәкләр башкалар кебек үк халык. Җинаятьчеләр һәр миләттә бар. Әгәр урыс милләтчеләре үзбәкләргә ябыша икән, алар татарны да кырып ташларга мөмкин. Мондый низаг булмасын өчен, бар җәмгыять белән каршы чыгарга кирәк. Хәзер каршылык күрсәтмәсәк, аның шаукымы тирәнгә китәчәк. Безнең барыбызның да балаларыбыз бар, аларның җинаятьче кулына эләгүен теләмибез.

– Илмир, Чаллы татар яшьләре мөрәҗәгатенең мөһим өлешләрен бәян итсәң иде.

– Мәгълүм булганча, 2013 елның 2 февралендә Чаллы шәһәрендә сигез яшьлек Василиса Галицынаны урлап үтергәннәр. Шәһәр җәмәгатьчелеге кызны эзләүдә актив катнашып, әлеге җинаятькә карата мөнәсәбәтен күрсәтте. Һәр олы яшьтәге кешенең үтерүче яки педофил кулына эләгә алырга мөмкин булган балалары, оныклары бар.

Без, “Азатлык” берлеге әгъзалары, үтерү фактларына, педофилия һәм кешелеккә каршы җинаятьләргә битараф кала алмыйбыз. Без үзебезнең җимерелгән милли дәүләтчелекне кайтарырга өметләнәбез. Һәм безнең өчен кеше тормышы һәм кеше хокуклары югары бәяләнгән заманча, цивилизацияле дәүләт булуы кирәк. Татарстанны без шулай күзаллыйбыз.

Кызның үлеменә бәйле рәвештә Татарстан халкының игътибарын түбәндәгеләргә юнәлтәсе килә. Чаллы кешеләре арасында “шәһәрдән, Татарстаннан һәм башка җирләрдән чуркаларны, урыс түгелләрне куарга” дигән сүзләр йөри, чөнки җинаятьтә шикләнелүче тумышы белән Урта Азиядән. Без катгый рәвештә кисәтеп куябыз: Чаллыда икенче Кондопога булмас!

Әгәр Кондопогада, Карелиядә, урыс такырбашлары үзләренең карел халкы җирләрендә яшәүләрен беләселәре дә килмәгән булса, һәм “читләрне” куган булсалар, алар үзләре шул җирләрдә кем соң?

Урыслар Карелияне Петр I заманында яулап алган. Шулай булгач, кем соң алар, җирле халыкмы, әллә яулап алучы-колонизаторлармы? Нюрнберг процессында кешелеккә каршы җинаятьләрне тикшерүдә “вакыт узу” чикләве юк, дип белдерелгән иде.

Карелия һәм Татарстанны чагыштыру яссылыгын үткәреп тормыйбыз. Теләк булса, үзегез дә ясарсыз, дип уйлыйбыз. Искәртеп кенә үтәбез, татарлар элек зур дәүләтләр корган халык һәм хәзер дә үзенең милли дәүләтчелеген кайтарырга омтыла.

Онытканнарның исләренә төшерәбез, әле бик күптән түгел генә, сугыш елларында, ачлык, корылык вакытларында Урта Азия халыклары миллионнарча урысларны һәм татарларны ачлыктан коткарып үзләренә кабул иткәннәр иде. Һәм моңа аларның такырбашлы оныклары нәрсә белән җавап бирә?

Без, татарлар – төрки халык, үзбәкләр дә төркиләр. Алар безгә кардәш халык. Аерым җинаятьчеләр аркасында бөтен халык та күмәк җавап тота алмый. Чикатило уннарча кешене, шул исәптән балаларны да үтергән. Шуның өчен бөтен урыслар да гаеплеме? Явыз Иван һәм аннан соңрак килгән идарәчеләр безнең халыкның йөзләрчә мең балаларын һәм картларын да юк иткән. Такырбашлар мантыйгы буенча, без нәрсә эшләргә тиеш?

Тәне ак булса да, “эче кара” булган кеше ахыр чиктә барыбер үзенең кара эшләрен башкарырга сәбәп, җай табачак.

Без, “Азатлык” берлеге, татар халкының мәнфәгатен һәм намусын чагылдырып, Татарстанда Кондопогадагы кебек вакыйгаларның кабатлануына ирек куймабыз диелә безнең мөрәҗәгатьтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG