Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстанда оппозиция башлыгы президент белән очрашты


Әрмәнстанстанда президент сайлауда икенче урынны алган “Мирас” оппозиция фиркасе башлыгы Раффи Ованнисян үзенең тарафдарларын Ереван үзәгеннән китәргә чакырды.

Атнакичкә каршы төндә сайлаудагы хәрәмләшүләр турында белдергән Ованнисянның меңнәрчә тарафдары Әрмәнстан башкаласында митингка җыелды.

Бүген Ованнисян сайланган президент Серж Саргсян белән очрашты. Бу очрашу турындагы сорауларга ул җомга көнне митингта җавап бирергә вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG