Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарның “Яктылык” мәктәбендә көрәш бәйгесе

Көрәш бәйгесе үткән көнне Самарның “Яктылык” мәктәбе гөжләп торды. Йөзләгән малай спорт мәйданында мәш килде. Барчасы да дулкын эчендә кайный. Тиздән ярыш башлана. Шунда зур бер малай көтүе икегә ярылачак. Беренчесе – җиңүчеләр, икенчесе – җиңелүчеләр. Урындыкларда утыручы ата-аналар да ким борчылмый. Тамашачылар арасында ир-атларның күбрәк булуы күзгә ташланды. Әтиләр дә егет чакларын исләренә төшереп кемдер җитдилек белән, кемдер нарасыйларча куанып утыра. Болары инде, җиңүче малайларның аталары.

XS
SM
MD
LG