Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар егетенең уңышы: Метеоритны һөнәри камерага төшергән

Узган җылы (0 С тирәсе) көннән соң аяз, җилсез һәм салкын (-17 С) иртәдә агачлар искиткеч матур бәс белән капланганга күрә, Марат Әхмәтвәлиев үз өеннән ерак булмаган, яраткан урынын фотога төшерергә китә. Сәгать тугызлар тирәсендә барып җитеп Кояш күренер алдыннан табигатьне фотога төшерергә керешә һәм берничә минуттан көтелмәгәндә булган метеорит шартлавын да, аннан соңгы күренешләрне дә һөнәри дәрәҗәдәге фотоларга төшереп ала. Әлеге фотоларын Марат Азатлык радиосы сәхифәсенә тәкъдим итте. Фото төшерү мизгелләре Чиләбедәге (Казан вакытыннан ике сәгать алдарак) вакыт белән күрсәтелгән.

XS
SM
MD
LG