Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:10

Башкорт милли һәм дини әйдаманы Фәнзил Әхмәтшин бүген мәхкәмәдә соңгы сүз белән чыгыш ясарга тиеш иде, әмма утырышны 22 мартка күчергәннәр.

Фәнзилнең хатыны Гөлназ әйтүенчә, мәхкәмә утырышын күчерүне хөкемдарның авырып китүе белән аңлатканнар. Әмма Гөлназ моны Фәнзилне “рухи сындыру” өчен эшләнә дип саный.

Фәнзил Әхмәтшин инде 2011 елдан бирле сак астында тотыла. Шул елны кулга алыныр алдыннан ул берничә көнлек хәйрия акциясе кысаларында иптәше Илшат Гатиятуллин белән авыр хәлдә булган Сомали халкына һуманитар ярдәм, дөге, кирәк-яраклар өләшергә бара. 29 ноябрьдә кире кайтканда Әхмәтшин Уфа һава аланында тоткарлана.

Әхмәтшинны махсус хезмәт вәкилләре аерым бүлмәгә алып керә һәм тентү уздыра. Тентүчеләр активистның сумкасында 1,5 грамм әфьюн таба. Аннан соң Әхмәтшин наркотик контрабандасында гаепләнеп кулга алына. Хәйрияче үзе һәм аның адвокаты наркотикны сумкага тентүчеләр үзләре салган дип белдерә.

Башкорт милли оешмалары моны явыз ният белән оештырылган хөсетлек дип раслый. Ни өчен дигәндә, алар фикеренчә, Фәнзил Әхмәтшин Башкортстанда үзе генә аек тормыш өчен көрәш алып барып калмый, ә башкорт авылларында да шулай яшәү өчен төрле чаралар оештыра. Шуның өстенә ул үзе дә бик дини кеше һәм намаз укый, Коръән дәресләре алып бара.

2011 елның декабрендә Башкортстан хокук саклау оешмалары тарафыннан Фәнзил Әхмәтшинга яңа гаепләүләр өстәлеп, ул тикшерү бүлегендә калдырыла. Аңа 2011 елның июль аенда, Баймак районында узган җыендагы белдерүләре өчен, “экстремист өндәмәләр яңгыраткан” дигән гаепләү белән яңа җинаять эше ачыла.

Фәнзилне яклап Уфада берничә тапкыр каршылык чаралары да узды. Төркиянең IHH хәйрия оешмасы да Әхмәтшинның тоткарлануына ризасызлык белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG