Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлык АКШта сәер үлеме тикшерелүче Максның авылына барды


Макс Шатто (Максим Кузьмин)
Макс Шатто (Максим Кузьмин)

АКШта Русиядән асрамага алынган 3 яшьлек Макс үлемен тикшерү дәвам итә. Аның гаиләсе яшәгән Гардендейл авылында Азатлык радиосы хәбәрчесе булып кайтты.

Азатлык радиосы хәбәрчесе Ричард Солаш өч яшьлек Макс (Русиядә - Максим Кузьмин) һәм аның ике яшьлек бертуган энесе Кристофер (Русиядә - Кирилл) яшәгән йортка тузанлы, озын, кеше яшәмәгән урам буйлап барып җиткән. 1600 кешелек бу авылда Шаттолар йорты башкалардан читтә тора. Алар телефонны алмый, журналистлар белән аралашмый.

“Хәбәрче яки мәгълүмат агентлыгыннан шалтыратасыз икән – әйтер сүзебез юк”, дип алар үз тавышларын телефонга ук яздырып куйганнар.

Өч атна элек бу йорттан мәет чыкты. Русиядән алынган ике баланың берсе, Максның йөрәге туктады. Русия рәсмиләре аларның әниләре, Лаура Шаттоны баланы үтерүдә гаепләде. “АКШ ватандашларына Русиядән балаларны асрамага бирүне тыеп дөрес эшләдек”, дип куанучылар булды.

АКШ Дәүләт департаменты “нәтиҗәләр чыгарырга ашыкмаска” чакырды.

Яңа мәгълүматлар чыга тора

Эктор бүлгесендәге медицина тикшерү үзәгенең баш тикшерүчесе Ширли Стэндефер Техастагы Одесса шәһәре медицина үзәгенә 21 гыйнвар көнне 17.43тә үк килеп җиткән.

Ширлей Стэндефер, баш тикшерүче
Ширлей Стэндефер, баш тикшерүче
​“Баланың тәнендә кара янган урыннар бар иде. Мин табип түгел, нәтиҗә ясый алмыйм, әмма кара янган урыннарның күп булганын күрдек”, диде Стэндефер Азатлык хәбәрчесенә.

Тикшерүнең беренче нәтиҗәләре инде бар диләр, әмма алар сер итеп саклана. Тулы хисап киләсе атна башында көтелә.

Стэндефер җирле полиция тикшерүчеләре белән бергә ул Максның әнисе Лаура һәм әтисе Аланнан сорау алуда да катнашкан: “Әнисе әйтүенә караганда, Максны ул ишегалдында үле хәлдә тапкан. Ике бала белән уйнаганда ул өйгә бәдрәфкә генә дип кереп киткән дә, чыкканда малайның шул уйнаган урында җирдә ятуын күргән.”

Бу мәгълүматны полиция бүлеге дә раслады. Бу көннәрдә бүлектә Русиянең Вашингтондагы илчелегеннән өлкән консул Сергей Чумарев та булып киткән.

Полиция: Техас баласы үлеме Техаста тикшереләчәк

Русиянең балалар хокуклары вәкиле Павел Астахов “бала үлемен тикшерүгә һәм хөкем карарын чыгаруга Русия рәсмиләрен дә катнаштыруны" таләп иткән белдерү ясады. Эктор полиция бүлеге башлыгы Марк Дональдсон: "Бу мөмкин түгел”, диде.

Эктор бүлгәсе полиция башлыгы Марк Дональдсон
Эктор бүлгәсе полиция башлыгы Марк Дональдсон
“Бу малай – Техас баласы. Ул минем илдә яшәгән. Ул монда үлгән. Аның белән нәрсә булганын ачыклау – минем бурычым. Гаеплеләр табыла икән – аларны хөкем итү – минем эшем. Гаепле кеше юк икән – димәк юк. Бу хакта Русиянең сөйләгәннәре барысы да бары тик уен. Алар Русия баласының үлемен тикшермәсләр, яшерерләр дип уйлый. Ләкин без монда Русия баласының үлемен тикшермибез. Без монда Техас баласының үлемен тикшерәбез”, диде Дональдсон.

Тикшерүдә Техас балалар хокукларын яклау хезмәте дә катнаша. Бу хезмәткә Максның кыйналып тотылуы һәм каралмавы турында хәбәрләр килгән, имеш. Бу хәбәрләрнең кемнән, кайчан килгәнен алар әйтмәде.

Бәхетле ана

40ны узган Лаура Шатто узган елга кадәр үз авылыннан 30 чакрымдагы урта мәктәптә икътисад укыткан булган. Мәктәп мөдире аның биш ел эшләгәннән соң 2012 елның июнендә үзе теләп эштән китүен сөйләде. Аның Русиядән балаларны алу эшләре белән йөрүен һәркем белгән.

Лаура Шатто укыткан мәктәп
Лаура Шатто укыткан мәктәп

“Ул безгә асрамага алу өчен әзерләнгән кәгазьләрне, улларының рәсемнәрен китереп күрсәтә иде, шул кадәр бәхетле иде ул. Ул безнең белән үз тормышын да уртаклашкан сирәк укытучыларның берсе иде” дип сөйли 2011 елда Лаура Шатто сыйныфында булган Арин Томас.

Кызның сүзләренә караганда, Шатто балаларны үзе үстерергә теләп эшеннән киткән. Малайлар Техастагы үзәк ярдәмендә 2012 ел азагында алынган. Шатто аларны ел азагында мәктәпкә алып килгән булган.

“Ул шундый шат, балалар шундый күңелле иде. Бала үлемендә аның гаебе була алуына ышанмыйм”, диде Шаттоның элекке укучысы.

Кристофер өчен борчылу

Авылда тикшерүчеләр Шаттоларның өч күршесе белән сөйләшкән. Бу тирәнең ачылып сөйләшергә яратмаган кешеләре барысы да гаиләдә балалар булуын белмәгәнлеген әйткән.

Максның туганы Кристофер хәзер дә асрамага алган гаиләдә. Аны Балаларны яклау үзәгеннән даими килеп тикшереп торалар. АКШның Мәскәүдәге илчелеге мәгълүматларына караганда, әнисе баладан читләштерелгән, аны әтисе карый. Беркемгә дә гаеп белдерелмәгән.

Мәскәү Кристоферны Русиягә кайтаруны таләп итә. Максим һәм Кириллның Русиядә калган үз әниләре, эчүчелек өчен ана хокукыннан мәхрүм ителгән Юлия Кузьмина 21 февраль көнне Русия телевидениесендә чыгыш ясап президент Владимир Путиннан малаен кайтарырга ярдәм итүне сорады.

Шул чыгышыннан соң берничә сәгать узгач Кузьмина эчеп сугышканы өчен Мәскәүдән Псковка кайткан поезддан төшереп калдырылды.
XS
SM
MD
LG