Accessibility links

Самарда “Duslar Сlub” татар теле бәйгесе оештырды


 “Duslar Сlub” бәйгесендә
“Duslar Сlub” бәйгесендә

Самар шәһәрендәге иҗади татар яшьләренең “Duslar Сlub” оешмасы Халыкара Туган тел көнендә татар телен яхшы белүчеләрне ачыклау бәйгесе уздырды.

Самар шәһәрендәге иҗади татар яшьләренең “Duslar Сlub” оешмасы Халыкара Туган тел көнен үзләренчә билгеләп үтте. Алар татар телен яхшы белүчеләрне ачыклау өчен бәйге-викторина уздырды.

Туган телләре – татар телен, аның үзенчәлекләрен һәм кагыйдәләрен Самар татар яшьләре ни дәрәҗәдә яхшы белә? Викторина шул сорауга җавап табарга булышты. Бәйгедә 17 кеше ике командага бүленеп көч сынашты. Викторинаны ачып җибәреп, аның алып баручылары Гүзәл Сәләхова һәм Элвира Насыйрова чарада катнашучыларны Халыкара Туган тел көненең тарихы һәм әһәмияте турында сөйләделәр. Шулай ук татар теленең үзенчәлекләре белән дә таныштырдылар.

Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар
Такымнар “Кояш” һәм “Алга” дип аталды. Икесе дә “татар телен иң яхшы белүче” исемен алу өчен бөтен көчен куеп көрәште. Сынау өчен биремнәр шактый катлаулы иде. Алар арасында урыс теленнән татар теленә тәрҗемә, табышмаклар чишү, җөмләләр төзү, татар халык мәкальләренең мәгънәләрен аңлату кебекләре дә булды. Бәйгедә “Кояш” такымы җиңеп чыкты. Катнашучыларга бүләк итеп русча-татарча сүзлекләр һәм Халик Садриның “Безнең таң” дип аталган хикәяләр җыентыгы бирелде.

"Бу чаралар – татар телен саклау юлында бер адым гына. Алар татар яшьләре арасында туган телләре белән кызыксыну артуына этәргеч булсын иде дип телибез. Үз чиратыбызда без бу чаралар кызыклы һәм эчтәлекле булсын өчен тырышачакбыз. Шундый чаралар аша татар яшьләре туган телләренең матурлыгын һәм бөеклеген күрә, телне белүнең зарурлыгын аңлый. Без моны бүгенге викторинада катнашучыларда күрәбез: аларның берничәсе “Яктылык” мәктәбендә үтүче якшәмбе татар теле дәресләренә язылды. Димәк, безнең викторина файдасыз узмаган", дип сөйләде Азатлык радиосына Бөтендөнья татар яшьләре җыены шурасы әгъзасы Гүзәл Сәлахова.

21 февраль Берләшкән Милләтләр оешмасы карары буенча Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

1999 елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән милләтләр оешмасы 21 февральне Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО баш фатирында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.

Ни өчен Халыкара Туган тел көне итеп 21 февраль сайланган сон? Хикмәт шунда ки, 1952 елның 21 февралендә Көнчыгыш Пакстанда (хәзер Бангладеш) бенгал теленә дә дәүләт теле статусы таләп иткән урам җыенында 5 студент үтерелгән була.

ЮНЕСКО Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтүне хуплап чыга. Чөнки бу оешма дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм җирле халыкларның туган телләрен саклап калу өчен зур эшчәнлек алып бара.

Белгечләр якындагы йөзьеллыкта барлык телләрнең 95% ы кулланылыштан чыгар дип фаразлый.
Мәсәлән, бер ел эчендә ун тел юкка чыга дигән фикер бар. Европа илләрендә 123 телдән тугызы юкка чыккан, 26-сы югалу алдында тора, тагын 38 телгә шундый ук куркыныч яный.
XS
SM
MD
LG