Accessibility links

Кайнар хәбәр

Румил Азнабаев: "Ана телен һәркөн якларга кирәк"


Румил Азнабаев
Румил Азнабаев

Ана теле көне уңаеннан үткән концертта Башкорт корылтае рәисе Румил Азнабаев ана телен бүген генә түгел, һәркөн якларга кирәк, диде.

21 февраль – Халыкара Ана теле көне уңаеннан Уфадагы Башкорт дәүләт филармониясендә зур концерт күрсәтелде. Бөтендөнья башкорт корылтае оештырган концертта танылган артистлар белән бергә яшь башкаручылар да катнашты. Концерт “Урал батыр” эпосын башкару белән башланып китте. Аннан соң җырчылар тамашачыларга халык җырларын да, эстрада әсәрләрен дә тәкъдим итте.

Халык зал тутырып килгән. Төрле югары уку йортларында белем алучы егетләр белән кызлар өчен тәнәфес вакытында аралашу, танышу форсаты да бу. Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев фикеренчә, мондый чаралар яшьләр өчен аеруча әһәмиятле. Алар биредә ана теленең мөһимлегенә тагын бер тапкыр төшенә һәм аның яклауга мохтаҗ икәнен аңлый.

“Туган телебезне Халыкара Ана теле көнендә генә түгел, ә һәрдаим якларга һәм аны үстерергә бурычлыбыз, - ди Румил Азнабаев, – Башкорт корылтае Башкарма комитеты вәкилләре бу эш белән көн дә шөгыльләнә. Һәрбер чарабыз ана телен саклауга һәм аның абруен күтәрүгә юнәлтелгән. Чит төбәкләргә барганда да без иң төп бурычыбыз итеп анда яшәүче милләттәшләребезнең туган телгә, милли әдәбиятка, китапларга, уку әсбапларына ихтыяҗларын канәгатьләндерүне куябыз”.

Халыкара ана теле көне уңаеннан Уфадагы югары уку йортларындагы татар һәм башкорт бүлекләрендә әдәби-музыкаль кичәләр дә оештырылды. Башкорт дәүләт университетының татар кафедрасы уздырган чарада студентлар үзләре язган шигырьләрне сөйләде һәм җыр-биюләр дә башкарды.
XS
SM
MD
LG