Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт педагогия университеты элекке студентларын җыя


Башкорт дәүләт педагогия университеты
Башкорт дәүләт педагогия университеты

23 февраль көнне Башкорт дәүләт педагогия университетында зур бәйрәм оештырыла. Анда әлеге уку йортын узган елларда тәмамлаганнар очраша.

23 февраль көнне Башкорт дәүләт педагогия университетында зур бәйрәм оештырыла. Анда әлеге уку йортын узган елларда тәмамлаганнар очраша. Бәйрәм чикләрендә татар кафедрасы шигърият кичәсен дә үткәрә.

Педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин сүзләренчә, белем учагын тәмамлаучыларга бу ел башында ук чакырулар җибәрелгән. Бәйрәмгә республиканың төрле районнарыннан йөзләрчә кеше киләчәк. Шулай ук әле чит республикаларда һәм өлкәләрдә яшәүче элекке студентлар да чакырулы бу тантанага.

Бәйрәм барышында бихисап матур чаралар каралган. Анда зур галимнәр студентларга махсус дәресләр дә бирәчәк, күренекле язучылар, шагыйрьләр үз иҗатлары белән таныштырачак. Педагогия университеты данын халыкара ярышларда күтәрүче спортчылар белән очрашулар да көтелә.

Университетның татар кафедрасы да үз програмын әзерләгән. Аның барышында шулай ук укытучылар, әдипләр, галимнәр белән очрашу була. Шулай ук шигърият кичәсе дә оештырыла. Кафедра мөдире, филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов әйтүенчә, бу кичәдә студентлар да, элек биредә укып чыккан, бүгенге көндә билгеле әдипләр булып танылган шәхесләр дә, мөгаллимнәр үзләре дә катнаша. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ир-ат мөгаллимнәрне һәм хөрмәтле кунакларны котлау да көтелә.
XS
SM
MD
LG