Accessibility links

Динә Гарипова “Евровидение”да башкарачак җырын тәкъдим итәчәк


Якшәмбе көнне Русиянең үзәк каналында Динә Гарипова “Евровидение”да башкарачак җырын тәкъдим итәчәк.

What if җырын ул “Воскресное Время” тапшыруында башкарачак.

Шулай ук журналист Ирада Зейналованың Динә белән әңгәмәсе дә күрсәтеләчәк.
Тумышы белән Татарстанның Яшел Үзән шәһәреннән булган 21 яшьлек Динә Гарипова телевидениедагы “Голос” тапшыруында җиңеп танылу алды. Аңа Татарстанның атказанган артисты исеме дә бирелде.
XS
SM
MD
LG