Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда бал ярминкәсе ачылды


Казанда бал ярминкәсе ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:44 0:00

Казанда бал ярминкәсе ачылды

23 февральдә Казанда бал ярминкәсе ачылды. Татарстан һәм Башкортстаннан тыш анда Байкал, Алтай, Кавказ якларында җитештерелгән баллар тәкъдим ителә. Ярминкә 10 мартка кадәр эшләячәк.

Шимбә көнне Казанда чираттагы бал ярминкәсе башланып китте. Бу чара Казанда даими рәвештә узып тора. Ярминкә беренче көннән башлап күп халыкны җәлеп итте.

Ярминкәдә төрле җирләрдә җитештерелгән баллар тәкъдим ителгән. Байкал, Алтай, Кавказ яклары булсынмы, яисә күнегелгән Башкортстан һәм Татарстан баллары – боларның барысын да биредә сатып алып була.

Татарстан умартачыларын монда бармак белән генә санарлык. Казан һәм аның тирәсендә эш итүчеләрдән кала, Арча һәм Апас умартачылары күзгә ташланып тора. Апастан килгән Илнат Габдрахманов биредә беренче мәртәбә генә катнашмый. Сатучыларны ул түбәтәй киеп каршылый.

“Башкортстан балы дөнья стандартларына туры килә бит инде. Татарстанныкы азрак калыша. Без дә Башкортстанда берничә умарталык тотабыз. Мәсәлән, сатуга куйганнар арасында юкә балы бар, ә төп урыныбыз Апаста инде. Шулай ук Сембергә һәм Сарытауга барабыз. Эшеңне яратып эшләсәң, бу тармакта уңышка ирешеп була”, диде Илнат Габдрахманов.

Хәзер бал белән шөгыльләнүче кешеләр күп. Ә бу халыкта ихтыяҗ бар дигәнне аңлата, ди эшмәкәр.
XS
SM
MD
LG