Accessibility links

Кайнар хәбәр

Альбина Шаһиморатова Чикагоның Лирик-операсында җырлый


Альбина Шаһиморатова
Альбина Шаһиморатова
25 февральдә Татар опера һәм балет театры солисты Альбина Шаһиморатова Чикагоның Лирик-операсында (Lyric Opera of Chicago) чыгыш ясый. Шаһиморатова “Риголетто” спектаклендә Джильда ролен башкара. Бу аның әлеге театрда дебюты.

Театр сәхифәсендә “Риголетто” спектаклен тәкъдим итүгә багышланган видео язмада Альбина Шаһиморатованың җырлавы турында “бик дулкынландыргыч вакыйга”, ә аның тавышын “җәүһәр булып ялтырый торган колоратур сопрано, шул ук вакытта җылы драматик аһәңле” дип бәяләнә.

Чикагода Шаһиморатова февраль-мартта ун тапкыр җырлаячак.
XS
SM
MD
LG