Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин хакимияте үз балалары хәлен онытып Американы гаепли


Архив фотосы
Архив фотосы

Русиядә узган ел 90 мең бала җәберләнгән, гаиләләрдә көч кулланудан ике меңнән артык бала үлгән. 2012 елда Татарстанда балаларга карата 297 җинаять кылынган. Русиядә уллыкка-кызлыкка алынган ятимнәрнең үлеме АКШ ватандашлары алган балалар үлеме белән чагыштырганда 27 тапкыр күбрәк.

2012 елда Татарстанда җәберләнгән балалар 297 генә түгел, ә күбрәк тә булырга мөмкин. “297 – бу балаларга карата җинаять кылынып эш ачылган сан гына”, диде Азатлыкка Татарстан тикшерү комитеты сүзчесе Андрей Шептицкий. Аннан да кала өйләрендә кыйналып, җәберләнеп бу хакта полиция белми калган балалар да күп булырга мөмкин.

Казанның “Танкодром” полиция бүлегендә эшләүче бер хезмәткәр (ул исемен күрсәтмәүне үтенде) гаиләләрдә балаларны җәберләүнең әледән-әле булып торуын әйтә. “Ике атнага бер тапкыр да, кай вакытларда күбрәк тә, күршеләре йә булмаса ата-аналар үзләре үк балаларын кыйнаулары турында хәбәр итә. Гадәттә мондый хәлләр начар тормыш рәвешендәге гаиләләрдә, эчә торганнарда булып тора”, ди ул. Полиция хезмәткәре Азатлык радиосына үзләренең бүлекләрендәге хәлләр турында сөйләде. “Танкодром” башкаланың Совет районындагы өч полиция бүлегенең берсе.

Үсмерләр үлеме 20,5%ка арткан
Русиянең балалар хокуклары вәкиле Павел Астахов: “Узган ел илдә гаиләләрдә көч кулланудан ике меңнән артык бала үлде, 90 меңләп бала җәберләнде”, дип белдерде. Аның сүзләренчә, үсмерләрнең үлүе 2011 ел белән чагыштырганда 20,5%ка арткан.

Русиянең төрле төбәкләреннән ата-аналарның үз балаларына карата көч куллануы, бар дип тә белмичә ташлап калдырып, үлемгә дучар итүләре турында хәбәрләр әледән-әле килеп тора. Иң дәһшәтлеләренең берсе – гыйнвар аенда Чита өлкәсендә булды. Тикшерү фаразлавынча, 2012 елның декабрь ахырында Иногодинский районында әти-әнисе дүрт баланы өйләрендә калдырып, үзләре күңел ачарга, дөресрәге, аракы эчәргә чыгып китә. 2 гыйнварда дүрт һәм биш яшьлек малайның катып үлгән җәсәден табып алалар. Ә аларның ике сеңелесенең аяклары өшегән була. Кызларның берсенең – ике яшьлек Ксюшаның аякларын кисәргә туры килә.

Чита балалары фаҗигасен Русиянең беренче каналындагы “Пусть говорят” тапшыруы күрсәтте. Әмма башка федерал каналлар бу хакта сөйләүне кирәк санамады. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртучылар буларак сайланып Мәскәүгә барып утырган Дума депутатларының да Читага төшкән эшләре булмады.

Русия телевидениесе илдә җәберләнгән, көч кулланылган балаларга игътибар бирми, бу проблемны күтәрмәскә тырыша. Астахов, гаиләләрдә узган ел ике меңнән артык бала көч кулланудан һәлак булды, дип белдерде. Кемнәр алар? Ни өчен үтерелгәннәр? Көч кулланучылар җинаять җаваплылыгына тартылганмы? Әлеге сораулар ачык кала.

Макс Шатто (Максим Кузьмин)
Макс Шатто (Максим Кузьмин)
Шул ук вакытта Русия телевидениесе, сәясәтчеләр Русиядән Кушма Штатларга уллыкка һәм кызлыкка алынган ятимнәр белән берәр көтелмәгән хәл булуга ук зур шау-шу куптара. Соңгы вакыйгага килсәк, АКШның Техас шәһәреннән өч яшьлек Максның (Русиядә – Максим Кузьмин) үлеме турында хәбәрләр федерал каналларда дөньядагы иң зур яңалык булып барды. Бу хәл Русия думасында да күтәрелде. Думаның гаилә эшләре комитеты башлыгы Елена Мизулина, баланың әти-әниләре тиешле җәза алсын өчен Русия тикшерү комитеты бөтен көчен куярга тиеш, дип белдерде.

Астахов та “бала үлемен тикшерүгә һәм хөкем карарын чыгаруга Русия рәсмиләрен дә катнаштыруны" таләп иткән белдерү ясады. Техасның Эктор полиция бүлеге башлыгы Марк Дональдсон: “Бу малай – Техас баласы. Ул минем илдә яшәгән. Ул монда үлгән. Аның белән нәрсә булганын ачыклау – минем бурычым. Гаеплеләр табыла икән – аларны хөкем итү – минем эшем", дип белдереп, бу эшкә Русия ягының җәлеп ителмәячәген әйтте. Дональдсон фикеренчә, Русия рәсмиләренең Макс турында сөйләгәннәре "бары тик уен" гына.

Көнбатыш журналистлар арасында Макс үлеменнән соң Русиядә зур шау-шу тудыруны "Дима Яковлев кануны"н аклау өчен махсус оештырылган сәяси уен буларак бәйләүчеләр дә булды. Бу хакта Inopressa язып чыкты.

Русиядә һәр 100 баланың икесе сукбайлыкта
"Дима Яковлев кануны" Русиянең үзендә дә зур ризасызлык тудырды. Аны ил халкының 50%-ы гына яклап чыкты. Балалар йортларындагы авыру ятимнәрне АКШка уллыка-кызлыкка бирүне тыю әхлаксыз "хәсисләр кануны" буларак та бәяләнде, дистәләрчә мең кеше аңа каршы урамнарга чыкты.

«Евроньюс» каналы хәбәр итүенчә, 1993 елдан башлап 2008 елга кадәр Русиядә 140 мең бала уллыкка һәм кызлыкка алынган. Шул балаларның 1220-се һәлак булган. Шушы ук вакыт эчендә американнар Русиядән 60 мең авыру ятимне гаиләле иткән. Аларның 19 үлгән. Русиядә уллыкка-кызлыкка алынган ятимнәрнең әти-әнисе гаебе аркасында үлеме АКШ белән чагыштырганда 27 тапкыр күбрәк.

Бала хокуклары белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешмалар белдерүенчә, Русиядә һәр ел саен 120 мең бала ятимлеккә дучар була. Балалар йортларында 600 мең ятим тәрбияләнә. Бүген Русиядә сукбай балалар инкыйлабтан соң булган ватандашлар сугышы вакытындагы кадәр. Һәр 100 баланың икесе сукбайлыкта.
XS
SM
MD
LG