Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасына тәрбиягә бала алу турында яңа канун өлгесе тәкъдим ителде


Русия хөкүмәте илдә уллыкка-кызлыкка бала алу канун өлгесен думага тәкъдим итте. Бу канун кабул ителсә, инвалид баланы, җиде яшьтән зуррак һәм бертуганнарны тәрбиягә алган вакытта, бер тапкыр 100 мең сум биреләчәк.

Канун өлгесендә никахта булмаган тәрбиягә алырга теләүче белән бала арасында билгеле бер яшь аермасы булырга тиешлеге күрсәтелмәгән. Һәр очракны мәхкәмә аерым караячак. Әгәр гаилә моңа кадәр бала тәрбиягә алган булса һәм тагын бала алырга теләсә документлар тапшыру җиңелләштерелә.

Канун кабул ителгән очракта ул быелның 1 гыйнварыннан көчкә кергән булып исәпләнә.
XS
SM
MD
LG