Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирек Мортазин Тикшерү комитетына сорау алырга чакырылган


Ирек Мортазин
Ирек Мортазин
“Новая газета” журналисты Ирек Мортазин “Ив Роше Русиядә өч миллион агач һәм бертуган Навальныйларны утыртырмы?” дигән мәкаләсендә тикшерү мәгълүматларын дөньяга чыгарган өчен Тикшерү комитетына 17 сәгатькә (Мәскәү вакыты) сорау алырга чакырылган.

Тикшерү комитеты Алексей һәм Олег Навальныйлар “Ив Роше” тауарларын ташу килешүе нигезендә 55 миллион сум акча үзләштергән булырга мөмкин дип эш кузгатты. Мортазин Азатлыкка әңгәмәдә бу эшнең махсус оештырылганын ачу өчен, булган документларны күрсәтеп, мәкалә язуын әйткән иде.
XS
SM
MD
LG