Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мунча ташын" халык ни өчен ярата?


"Мунча ташы" театры артистлары
"Мунча ташы" театры артистлары

17-28 февраль көннәрендә Казанның "Уникс" концертлар залында "Мунча ташы" тамашалары үтә. Гамил Әсхәдулла җитәкләгән юмор театры Универсиадага әзерлек, миграция, эшсезлек, ЮХИДИ хезмәткәрләре, түрәләр белән бәйле хәлләр турында "Көлке чыбыркысы" исемле програм әзерләгән.

Түбән Кама шәһәреннән "Мунча ташы" театрының Татарстан башкаласына килүен халык түземсезлек белән көтә икән, унбер көн рәттән тулы зал булуны һәм ял көннәрендә икешәр тамаша куелуын башкача аңлатып булмый кебек.

Татар чараларына билет сатучы Флүрә Дәүләтшина сүзләренчә, җыр концертлары күп, халык исә юморга сусаган һәм шуңа да "Мунча ташы"на бик теләп киләләр.

"Иң элек алар 17-27 февраль көннәрендә тамаша куймакчылар иде. Өч көн эчендә билетлары сатылып бетте. Шуннан соң "Мунча ташы" Казандагы чыгышларын 28 февральгә кадәр озайтты. Билет бәяләре 350дән 800 сумга кадәр", ди Флүрә Дәүләтшина.

Аның сүзләренчә, "Мунча ташы"на халык акчасын кызганмый, авыл халкы бигрәк тә, билет сатучы Лаеш, Саба, Балык Бистәсе, Балтач, Кукмара якларын телгә алды.

Казанда "Мунча ташы" тамашалары
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:12 0:00

"Көлке чыбыркысы" тамашасы уку йортының тулай торагыннан башланып китте. Ишек төбендә кизү тотучы, ректор урынбасары әйткәннәрне үтәп баручы, ялган дипломнар ясаучы әби, аның паспортсыз яшәүче улы, вак-төяк эшләрне үтәүче таҗик егете белән югары белем алып тулай торакның бер почмагында яшәр өчен сантехник, буяучы, урам себерүче булып йөрүче ир-ат дисеңме, барсы да бар монда. Тулай торакка чит илдән кунаклар киләр алдыннан ректор урынбасары эшчеләренә тирә-юньне яшелгә буярга кушты, әби һәр атна саен түрәләр килеп яшел буяу бетте, сарысы калды дигәч, сарыга буярга әмер бирде. Бу эшләрне барысын да югары белемле ир-ат эшләргә тиеш иде, ул каршылык та белдереп карады, тик холкы юаш булу сәбәпле ерак китә алмады. Ректор урынбасары аны Бөтендөнья сәүдә оешмасына (сәхнәдән ВТО дип әйтелде) кергәндә нинди этлек эшлисең син безгә дип сүкте. Соңыннан чит илдән кунаклар килгәч кенә тормышлары үзгәрде, югары белемле ир-ат тулай торак белән идарә итә башлады, ә элекке ректор урынбасары сантехникка әйләнде. Шулчак Рөстәм Рахманкул: "Шушы хәлләрне төзәтер өчен чит ил чыбыркысы кирәкмени? Үзебезнең "Көлке чыбыркысы белән үзебезнең илдә - үзебез тәртип салыйк", дип беренче чыгышны йомгаклап куйды.


Гомумән, "Мунча ташы" халыкны борчыган, гел телендә булган күренешләргә игътибар итәргә тырыша. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең машиналарны күзәтү камераларын арттыруы, ЮХИДИ хезмәткәренең аңа карап, "кая куясың син ул акчаларны" дип әйтүе тамашачы өчен бик таныш иде. Формадагы хезмәткәрнең элекке гадәт буенча сызгыртып машина туктатуы, хәзер техника заманы әнә безнең өчен алар эшли дисә дә, төрле юллар белән ришвәт алырга тырышуы тамашачыларны елмаерга мәҗбүр итте. Ватык очкычка утырган түрәләрнең әҗәлгә бар байлыкларын биреп котылырга теләүләреннән дә зал рәхәтләнеп көлде.

"Мунча ташы" бу тамашасында халыкка тәрбия дә бирергә теләгән булса кирәк, бигрәк тә аракы белән мавыккан ир-атның аждаһа рәвешендәге балыкка әйләнүендә бу ачык күренде. Ул "башка эчмим" дип ант иткәч кенә кире үз хәленә кайтты. Сәхнәдә ир белән хатынның йокы бүлмәсендәге сөйләшүләре, бала, әби белән мөнәсәбәтләре дә күрсәтелде. Юмор остасы, язучы Алмаз Хәмзин белдергәнчә, кайбер урыннарда мәзәкләре бил тирәсенә дә җитә, уйнаганда арттырып та җибәрәләр. Монсы һәрдаим зал тулы тамашачы булсын өчен, базар шартларында театрны яшәтү өчен кирәк икән.​
XS
SM
MD
LG