Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ике ханымны үтерүдә гаепләнүче Данилевский ачлык игълан иткән


Игорь Данилевский
Игорь Данилевский
Узган елның август аенда Казанда аналы-кызлы Зариповаларны пычак белән кадап үтерүдә гаепләнүче Игорь Данилевский ачлык игълан иткән. Бу хакта аның адвокаты Шамил Әхмәтсафин белдерә.

Адвокат сүзләренчә, Данилевский Мәскәүдә үткәрелгән психолого-психиатрик тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырмаганга 19 февраль көнне ачлык игълан иткән. Нәтиҗәләр белән таныштырмаулары турында Вахитов районы мәхкәмәсенә дә шикаять ителгән.

“Ачлыкны ул бу документларны күргәнгә кадәр тотачак”, дип белдерә Әхмәтсафин.
Данилевскийга республика клиник психиатрия хастаханәсендә тикшерү үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәләре белән Мәскәүдәге социаль һәм мәхкәмә психиатриясе үзәгендә тагын бер кат тикшерү үткәрү тәкъдиме ясалды.

30 август иртәсендә Фучик урамындагы 68-нче йортта 76 һәм 38 яшьлек аналы-кызлы ике хатын үтерелгән фатирның диварында “Free Pussy Riot» (Pussy Riotка ирек) дигән канлы язу табылган иде.

Тоткарлангач та җинаять кылуын таныган төрле елларда Казан энергетика университетында һәм Казан архитектура-төзелеш университетында эшләгән фәлсәфә фәннәре кандидаты Данилевский соңыннан таныган гаебеннән баш тартты.
XS
SM
MD
LG