Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда милли кадрлар әзерләү проблемы каралды


Рөстәм Миңнеханов КФУның филология һәм сәнгать институтында, уңда - институтның җитәкчесе Рәдиф Җамалетдинов
Рөстәм Миңнеханов КФУның филология һәм сәнгать институтында, уңда - институтның җитәкчесе Рәдиф Җамалетдинов

26 февральдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган КФУның багучылар шурасы утырышында милли кадрлар әзерләү системын саклау, үстерү проблемы игътибарга алынды.

КФУның филология һәм сәнгать институтында узган әлеге утырышта биомедицина һәм фармацевтика стратегиясен үстерү, югары уку йортының тарихи гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре белән беррәттән татар филологиясе, әдәбияты, мәдәнияте өлкәсендә кадрлар әзерләү проблемы да тикшерелде.

Русия төбәкләрендә милли мәктәпләрдән кала, татар филологиясе, мәдәнияте буенча белгечләр әзерләү процессы тукталып бара. Хәзер Мәскәү, Ульян дәүләт педагогия университетларында, Әстерхан, Төмән дәүләт университетларында, Оренбур дәүләт педагогия университетларында, Тубыл дәүләт социаль-педагогия академиясендә татар теле һәм әдәбияты укытылмый.

Филология һәм сәнгать институты җитәкчесе Рәдиф Җәмалатдинов мондый вәзгыять нәтиҗәсендә илдә милли кадрлар әзерләү системы, аннары тел, мәдәниятнең югалу мөмкинлеген ассызыклады. Милли өлкәдәге белгечләр хәзер Татарстан белән Башкортстанда гына әзерләнә. Ә филолог белгечлегенең престижы югалу сәбәпле, сәләтле яшьләр бу өлкәдә укырга елдан-ел азрак килә.

Әлеге проблемны чишү юлында Җамалетдинов республикада махсус гимназия-интернатлар булдыру кирәклеген билгеләде. Биредә әле югары уку йортына кергәнче үк милли өлкәдә белемле яшьләрне чыгару күздә тотыла. Анда татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен, шул исәптән чит телләр тирәнтен укыту карала. Алдынгы технологияләрне кулланып, филология һәм сәнгать институты укытучылары, галимнәре катнашында дәресләр татар, инглиз телләрендә укытылачак. “Республикада татар телен, мәдәниятын, чит телләрне тирәнтен өйрәнү тәҗрибәсе кыска вакыт эчендә нәтиҗәләр бирер иде”, ди Рәдиф Җамалетдинов.

Халыкара “Tatarica” журналын булдыру карала

Хәзерге вакытта филолог-галимнәргә фәнни проектларны тормышка ашыру өчен грантлар бирү мәсьәләсендә проблемнар күп. Шул исәптән, Рәдиф Җамалетдинов Татарстан хөкүмәте, Казан федераль университеты, Татарстан фәннәр академиясе, Дөнья татар конгрессы тарафыннан “Татмедиа” агентлыгы ярдәме белән халыкара дәрәҗәдәге фәнни “Tatarica” журналын бастыру планлаштырылуы хакында әйтте.

Журнал татар, рус һәм инглиз телләрендә чыгачак. Биредә татар теле, әдәбияты, фольклоры, иҗтимагый фикере, тарихы, мәдәнияте буенча фәнни материаллар һәм дөньядагы татар галимнәре турында мәгълүматлар биреләчәк.

Милли кадрларны әзерләү өлкәсендә игътибар аеруча филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе, тәрҗемәчелек бүлегенә бирелер дип көтелә. Аны милли өлкәдәге белгечләр әзерләүдә төп үзәк дәрәҗәсенә үстерү карала.
XS
SM
MD
LG