Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда бала табу йорты янында чиркәү төзелә


Джанкойда христиан гыйбадәт йорты төзелеше
Джанкойда христиан гыйбадәт йорты төзелеше

Мөселманнар күпләп яшәгән Джанкой районында бала табарга әзерләнгән аналар өчен христиан гыйбадәт йорты төзелә.

Кырым башкаласы Акмәчеттән 90лап чакрым ераклыкта урнашкан Джанкой районы үзәгендәге бала табу йорты янында кечкенә гыйбадәт урыны (часовня) төзелешенә епископ Алипий изге су сибеп китте. Бу хакта "Журналистик тикшеренүләр үзәге" хәбәр итә.

Епархия төзелеш өчен бала табу йорты янындагы җирне махсус сайлаган.

"Бала табу йортында гыйбадәт бүлмәсе юк. Ана өчен дулкынландыргыч һәм җаваплы вакытта хатын-кызлар шунда кереп гыйбадәт кыла алачак", дип хәбәр итә Джанкой епархиясе.

110 мең халкы булган район һәм шәһәрдә 23600 кырымтатары яши.

Заир Смедля
Заир Смедля
"Минем кызым да шул район хастаханәсендә бала тапты. Аның тирәсендә матур агачлар үсеп утыра иде, чиркәүне шуларны кисеп төзиләр. Районда кырымтатарларыннан тыш ислам динен тоткан башка милләтләр - көрдләр, таҗиклар, үзбәкләр яши", дип сөйләде Азатлыкка Кырымтатар Милли мәҗлесенең секретариат башлыгы Заир Смедля.

Узган ел Иске Кырым шәһәренә бала тудыру йортына поп килеп яңа туган сабыйларны чукындырганнан соң Кырымтатар Милли мәҗлесе шау-шу күтәргән.

"Иртәгә үк монда мулла килеп бөтен яңа туган ир балаларны сөннәткә утыртачак дип игълан иткән идек - поплар анда йөрүдән туктады", диде Смедля.

Мәҗлес вәкиле бу юлы мәсьәләне Джанкой халкы һәм хакимияте үзе хәл итәр дип ышана.

2008 елның гыйнварында Чаллының 1нче санлы бала табу йортында православ дине рухание килеп, чукындыру йоласы үткәргән иде. Попның бала тудыру йортында булуына каршылык хәрәкәте йөзеннән Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов имзасы белән “Христианлаштыруга – юк” дигән мөрәҗәгать таратылды. Шушы мөрәҗәгать буенча Кашаповка карата динара һәм милләтара ызгыш тудыруда гаепләп җинаять эше ачылды һәм мәхкәмә аңа 2 ел сынау дәвамында 1 ел 6 ай шартлы хөкем карары чыгарды.
XS
SM
MD
LG