Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә урыслар урыслаштыруга каршы көрәшүчене яклый


Сембердәге пикеттан бер күренеш
Сембердәге пикеттан бер күренеш

Сембердә урыслар урыс булмаган халыкларның хокукларын яклап көрәшкәндә экстремизм гаепләве белән кулга алынган Борис Стомахинны яклау пикеты үткәрде.

Сембердә “Радикальная политика” газеты мөхәррире, публицист Борис Стомахинны иреккә чыгару таләбе белән пикет узды. Узган якшәмбедә дүрт кеше катнашында узган бу пикетта “Сәяси тоткыннарны иреккә чыгаруны таләп итәбез!” кебек киңрәк таләпләр дә күтәрелде.

Элегрәк эктремизм гаепләүләре нигезендә 5 ел иректән мәхрүм булган, 2011 елның язында иреккә чыккан Стомахин “Радикальная политика” газетындагы мәкаләләре өчен узган елның 20 ноябрендә Мәскәүдә үз өендә тагын тоткарланып кулга алынды. Аңа 282-нче (милләт һәм чыгышка карап нәрфәт һәм дошманлык уяту) һәм 205-нче (террорчылыкны җәмәгатьчелек алдында аклау) маддәләре нигезендә гаепләүләр белдерелде. Былтыр һәм быел Стомахинны яклап урам чаралары Мәскәү, Петербур, Сембер һәм Сарытауда оештырылды.

Сембердә үткән пикеттан бер күренеш
Сембердә үткән пикеттан бер күренеш
Стомахин Мәскәү хакимиятләрен урыс булмаган халыкларның хокукларын бозуны туктатырга чакыра һәм гомумән Русияне башка халыкларны басып алып буйсындыру, ассимиляцияләү сәясәте алып баруда гаепләп моңа каршы торырга өнди.

Элегрәк Татарстандагы вәзгыять турындагы сорауга җавап биреп Стомахин: “Хәлләр авыр – мәгарифтә дә, гомумән алганда да. Коммунизм җимерелгәннән соң Мәскәү колонизаторлары һәм урыслаштыручылары “халыклар дуслыгы”ның һәм “социалистик милләтләргә” ярдәм дигән нәрсәнең соңгы битлеген салып атып патша чорындагыча туп-туры һәм ачыктан-ачык урыслаштыру эшенә кереште. Шуңа күрә Татарстанда татар мәктәпләрен, гимназияләрен ябулары бер дә сәер түгел. Чөнки милли мәгарифне, милли тел һәм мәдәниятне сепаратизм бишеге итеп күрәләр”, дип җавап биргән иде.

Стомахин хәзер мәхкәмәгә кадәр сак астында тотыла. Аны сак астында тоту вакыты бу елның 10 апреленә кадәр озайтылды. Сембердә аны яклап оештырылган пикетта катнашучыларның өчесе урыс, берсе татар кешесе булды. Пикетта катнашкан Мөнир Насыйров әйтүенчә, халык Борис Стомахинның нинди проблемнарны күтәрүе турында да, аның үзе турында да берни белми.

Президент котлавы – экстремистик язмалар исемлегендә

Ул арада Стомахинның рәсми теркәлмәгән “Радикальная политика” газеты Омскидагы башка бер мәхкәмә карары нәтиҗәсендә җәмәгатьчелеккә киңрәк таныла бара. Русия хакимиятләренең экстремизмга каршы көрәше, шулай итеп, мәзәк хәлләргә тарый. Омски мәхкәмәсе карары нигезендә Русия президенты сәхифәсендәге бер язма экстремистик язма дип карала ала.
Экстремистик материаллар федераль исемлегендә "Президент котлавы"
Экстремистик материаллар федераль исемлегендә "Президент котлавы"

“Радикальная политика” ул чактагы Русия президенты Дмитрий Медведевның Грузиягә каршы сугышта катнашканнарны Жуков ордены белән бүләкләве турында хәбәрне президент сәхифәсеннән күчереп бастырган булган. Омски мәхкәмәсе исә әлеге хәбәрне дә кертеп газетны тулысынча экстремистик материал дип бәяләүче карар чыгарган. Шулай итеп президент сәхифәсендәге президент котлавы турындагы хәбәр дә әлеге мәхкәмә карары нигезендә экстремистик язма булып чыга.
XS
SM
MD
LG