Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:40

Академик Индус Таһиров Сталин халыклар арасына каршылыклар чыгаручы чикләр сызып калдырган, әмма хәзер чик мәсьәләсен күтәрми генә дуслыкны ныгытырга кирәк, ди.

Советлар Берлеген 30 ел чамасы җитәкләгән Иосиф Сталинның үлеменә 60 ел тулган бу көннәрдә Сталинның ул чорларда кылган гамәлләре искә алына. Аның ул чактагы гамәлләренең тәэсире бүгенге вакыйгаларда да турыдан-туры чагыла. Советлар Берлеге җимерелгәч яңа барлыкка килгән илләрдә чик низаглары чыкты, кан коюлар булды. Кайбер халыклар арасында әлеге чик мәсьәләләре арасындагы каршылыклар әле дә дәвам итә. Сталин 1917-1923 елларда РСФСРның милләтләр эшләре комиссары булган чорда, аннан соң Советлар Берлеге җитәкчелегенә килгәч тә халыкларны, милләтләрне төрле сортларга, статусларга бүлүдә хәлиткеч рольне башкара. Сталинның әлеге гамәлләре турында Азатлык радиосына тарихчы академик Индус Таһиров сөйләде:

– Сталин марксист буларак федерациягә каршы чыккан һәм милләтләрнең киләчәге юк, дип санаган. Заманында ул гына түгел, барлык марксистлар да шулай уйлаган. Хәзер инде алар үзгәрделәр, башкача сүз йөртәләр. Ә ул вакытта, чыннан да, дөньякүләм инкыйлаб җиңә, милләтләр бетә һәм дөнья бер милләт булып, бердәм булып яшәячәк, дип уйлаганнар.

Индус Таһиров

Индус Таһиров

1917 елда илдә инкыйлаб белән бергә федерация хәрәкәте һәм милли азатлык хәрәкәте дә булганга, болар белән исәпләшмичә һич мөмкин булмый. Шул вакытта эсерлар федерация – Русиянең киләчәге, дигән фикерне үткәрәләр һәм үз газетларында язалар. Иосиф Окулич исемле бер эсер “Дело народа” газетында “Русия – өлкәләр берлеге” исемле мәкаләсендә федерацияне яклап, Русиянең киләчәге ул – суверен өлкәләр берлеге, дип яза. Моңа җавап итеп Сталин 1917 елның мартында “Правда” газетында “Федерализмга каршы” исемле мәкалә бастыра. Шушы мәкаләсендә Сталин, Окулич ялгыша, ди, чөнки федерация ул кичәге көн, тиз арада АКШ та, Швейцария дә үзләренең федерация рәвешендә яшәүләрен туктатачаклар, Русиянең киләчәге, әлбәттә, федерация түгел, ди. Аның төп фикере – шушы.

Ләкин коммунистлар хакимияткә килгәч, Ленинның зирәклеге аркасында бу фикерне вакытлыча булса да үзгәртергә һәм, хакимиятне кулда тоту өчен, илне федерация дип игълан итәргә кирәк, дигән фикергә киләләр, вакытлы рәвештә булса да. Ахырда, чыннан да, алар илне федерация рәвешендә игълан итәләр.

Үзенең шушы 1917 елгы мәкаләсенә өстәмә бастырганда Сталин, без ялгышканбыз, федерациягә, милли азатлык хәрәкәтенә тиешле бәя бирә алмаганбыз, без хакимияткә килгән вакытта кайбер халыклар инде, гомумән, саубуллашып, Русиядән китеп баралар иде, шуларны туктату өчен без федерация игълан иттек, дип яза.

Ләкин бу вакытлы рәвештә генә. Ул һаман да федерация дошманы булып кала. Ул һаман да милләтләргә карата ташламаларны вакытлы чаралар дип саный. Нинди ташламалар? Федерация булгач – республикалар төзелә. Шул исәптән Татар-башкорт республикасын да төзергә кирәк, дигән документка кул куя Сталин Мулланур Вахитов белән бергә. Ләкин болар, әлбәттә, чын мәгънәсендә уйдырма. Бу вакытлы чара гына була. Чынлыкта Татар-башкорт республикасы булмый кала.

Ватандашлар сугышы тәмамланганнан соң, 1922 елда Сталин авыру Ленинга хат яза. Безгә суверенлык уеннарын туктатырга вакыт җитте, чөнки республикалардагы коммунистлар бу суверенлыкны чын мәгънәсендә кабул итә башладылар, әгәр дә без моны вакытында туктатмасак, бу эш безне, гомумән, җиңелүгә китерергә мөмкин, дип белдерә. Ленин ул вакытта авыру була һәм шул рәвешле Сталинның автономлаштыру дигән концепциясе барлыкка килә. Ул инде Украина, Беларусларны да Татарстан, Башкортстан республикалары кебек Русия эченә кертеп кую дигән сүз була. Алар бөтенесе тигез хокуклы рәвештә һәм киләчәктә аларның хокуклары кысылганнан-кысыла барып юкка чыгарга тиеш дигән фикердә тора Сталин. Шуңа күрә аның ташламалары, ул вакытта сөйләгәннәре уйдырма сүзләр генә.

1919 елда РКП(б)ның VIII корылтаенда катнашкан кайбер вәкилләр

1919 елда РКП(б)ның VIII корылтаенда катнашкан кайбер вәкилләр

Ә менә 1919 елда РКП(б)ның VIII корылтаенда катнашучы вәкилләр бу уенны туктатырга кирәк, дип әйтәләр. Без милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы дигән тезисны тик вакытлы корал итеп кенә алдык, без моңа каршы, дип әйтә күпләре. Ләкин федерализмны тиз генә туктатып булмый, чөнки чыннан да республикалар инде барлыкка килгән, милләтләр үз сүзләрен әйтергә омтылалар.

Әмма инде Советлар Берлеге төзелү белән үк акрынлап республикаларны губерналаштыру эше дә башланып китә. Сүз аларның исемен калдырып җисемен бетерү турында бара. Аларны өлкәләр белән, ул вакыттагы губерналар белән тигезләү мәсьәләсе күтәрелә. Нәкъ шушы вакытта, 1924 елда Солтангалиев, әгәр дә русистлар шушы эшләрен дәвам итсәләр, Русиянең элекке бөеклеген һич кенә дә кайтара алмаячаклар, һәм хәзер Советлар Берлеге рәвешендә оешкан Русия таркалачак, дип яза һәм соңрак бу ил чыннан да таркала. Сталин шушы эшнең башында тора, таркалуга юл ача. Чөнки баштан ук милләтләрнең хокуклары танылган булса, ул милләтләр беркая да китмәгән булыр иде. Солтангалиевнең әйткәннәре дөрескә чыкты, Советлар Берлеге таркалып юкка чыкты.

– Сталин милләтләрне бетерү, көчсезләндерү өчен аларны бер-беренә каршы кую сәясәтен дә кулланган дип әйтеп буламы? Шул ук чикләр мәсьәләсенә генә карасаң да – Татарстан, Башкортстан чикләре сызылганда. Урта Азия, Кавказ республикаларына карасаң да, Сталин киләчәк буыннар өчен бомбалар куеп калдырган дияргә мөмкин. Шул чакта сызылган чикләр аркасында элекке Советлар Берлегенең кайбер төбәкләрендә кан коюлар булды. Һәм андый низаглар әле дә чишелми кала бирә.

– Бер-беренә каршы кую түгел, аларга дуслашу мөмкинлеге бирмәү дияргә кирәк. Әйтик, төрки республикалар, төрки халыклар бердәм булмасыннар. Солтангалиев төрки республикаларның федерациясен булдыруны алга сөрә. Әгәр дә Кавказ арты республикаларының федерациясе бар икән, нигә төрки республикаларныкы булмаска тиеш, дип яза ул. Сталин аңа катгый рәвештә каршы чыгып кире кага. Солтангалиев чын федералистка әйләнгән булса, Сталин вакытлы, ялган федералист була.

Татарстан белән Башкортстанны бергә кушмау, башкортларны котырту, Зәки Вәлиди белән уйнаулар була, әлбәттә. Алай гына да түгел. Заманында Казакъстан белән Башкортстанның чикләре уртак була. Һәм Оренбур өлкәсе тулаем рәвештә Казакъстанныкы була. Казакъстанның беренче башкаласы Оренбур була. Соңрак башкаланы Оренбурдан күчерәләр. Башкортстанның Аргаяш кебек берничә өязен Оренбур өлкәсенә бирәләр һәм шулай итеп Башкортстан белән Казакъстанның уртак чикләре калмый. Ә бит заманында Зәки Вәлидинең Башкорт-казакъ республикасын оештыру планы да була. Сталин моңа да балта чаба, Татар-башкорт республикасына да балта чаба. Без сезнең хокукларыгызны яклыйбыз, без сезнең яклы, без Башкортстан республикасы булуын телибез, татарлар сезгә комачауларга мөмкин, дип шундый гамәлләр кылалар.

– Милләтләрне бер-беренә каршы кую дип дөрес әйтмәгәнмендер, сез әйткәнчә, бер-бере белән якынаю, дуслашу мөмкинлеге бирмәгән дип әйтергә кирәктер.

– Нәкъ шулай. Төрки республикалар, төрки халыклар бердәм булмасыннар, араларында чикләр булсын. Бигрәк тә татарларны башка төрки халыклардан аерырга тырышалар. Чөнки татарлар ул вакытта төрки халыкларның юлбашчысы рәвешендә, аларның укытучысы рәвешендә булалар. Һәм төрки халыкларның күбесе татарларны нәкъ шушы рәвештә кабул да итә. Моны чикләү өчен бигрәк тә татарлар кысрыклана.

1922 елгы Советлар берлеге харитасы

1922 елгы Советлар берлеге харитасы

1936 елда Сталин конституциясе кабул ителгәннән соң, Урта Азия республикаларын союздаш республикалар дип игълан итәләр. Хәтта союздаш республика булу турында уйламаган Кыргызстан белән Казакъстан да союздаш республикага әверелә.

Бу конституция кабул ителгәндә Татарстан белән Башкортстан да союздаш республика булырга телиләр. Сталин тагын үзенең уйдырмасын уйлап чыгарып, союздаш республика булу өчен өч шарт кирәк, ди. Беренче шарт – союздаш республиканың халкы миллионнан ким булмаска тиеш. Икенчесе – төп халык күпчелекне тәшкил итәргә тиеш. Өченчесе – аларның чит илләр белән чиге булырга тиеш. Шул шартларга туры килмәсә – союздаш республика булмый. Татарстан белән Башкортстанның чит илләр белән чикләре юк, ди. “Им союзности не видать как своих ушей”, ди Сталин. Шулай итеп безгә юлны мәңгелеккә диярлек бикләп куя.

Без 1990 елга кадәр шушы мәсьәләне ныклап күтәрә алмый яшәдек. Без инде шушы юлга бастык һәм Сталин салган киртәләрне акрынлап атлап үтә башладык. Әле атлап үтмәдек. Аны атлап үтү бик авыр.

– Индус әфәнде, Татарлар белән башкортларга союздаш республика статусы да бирмиләр, шул ук вакытта Татарстан белән Башкортстан арасында чикне дә бик каршылыклы итеп сызып куялар бит. Кече Башкортстан проекты, хәзерге Башкортстанда татарлар яшәгән җирләрне Татарстанга кушу тәкъдимнәре дә була. Ләкин башкача эшләнә.

– Кече Башкортстанны Зәки Вәлиди игълан итә. Аның башкаласы Стәрлетамакта була. Кече Башкортстанда башкортлар күпчелекне тәшкил итә. Гомумән, Вәлиди башкортлар күпчелекне тәшкил иткән җирдә генә республика төзү мөмкин, дип саный. Беренче проект нигезендә Уфа губерниясе тулысы белән Татарстанга кертелергә тиеш була. Бу проект басылып та чыккан. Ул бар. Әмма аны беркем тикшерми дә, беркем игътибар да итми.

1920 елгы Башкортстан харитасы

1920 елгы Башкортстан харитасы

Татарстан республикасы игълан ителгән документта, декретта Стәрлетамак, Бәләбәй һәм Бөре өязләре Татарстанга керергә мөмкин, тик аның өчен башта халыкның фикерен белергә кирәк, дип язылган. Ләкин халык фикерен белешмиләр, моңа Уфа коммунистлары да каршы була. Шуңа күрә Татарстанга Уфа губернасы гына түгел, андагы шул ике өяз дә керми кала, анда татарлар күпчелек булуына да карамастан.

Сталин шушы рәвештә безнең арага дошманлык, һәрвакыт тарткалашып яшәү чөен кыстырып калдыра. Мин Сталинны гына әйтмәс идем. Башкаларның да катнашы була. Сталин, мәкерле кеше буларак, үз тарафдарларын һәрвакыт таба һәм күп вакытта үзе сөйлисе сүзләрне башкалардан әйттерә. Ләкин болар барысы да аның эше. Әгәр дә без шул вакытта башкортлар белән берләшеп бердәм республика төзи алмаганбыз икән, ул булмаган очракта да, шул ике өяз безгә керми калган икән – болар барысы да Сталинның мәкере. Ләкин бүген чикләрне үзгәртү мәсьәләсен күтәрергә һич кенә дә ярамый. Бу дошманлашуга һәм зур низагка китерергә мөмкин. Безгә башка юллар эзләп башкорт белән татарның дуслыгын ныгытуны беренче урынга куярга кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG