Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим папасы Бенедикт XVI соңгы сүз белән халык алдына чыкты


Рим папасы Бенедикт XVI
Рим папасы Бенедикт XVI
Изге Петр мәйданына Бенедикт XVI-ны тыңларга 200 меңгә якын кеше җыелды.

Понтифик үзенең бу вазифадан китүнең җитдилеген һәм яңалык булуын аңлап эшләгән. Вазифасы төгәлләнгәч тә чиркәүдә калачагын белдерде ул.

Ватикан вәкиле бүген Бенедикт XVI чыгышына кадәр аны “шәрәфле папа” дип атаячакларын белдергән иде. 28 февраль көнне Бенедикт XVI-ның вазифасы тәмамлана.

Февраль башында Бенедикт XVI сәламәтлеге сәбәпле вазифасыннан китәчәген әйтте. Рим католик чиркәве тарихында соңгы 600 ел эчендә папаның бу беренче тапкыр үз теләге белән китүе булды.
XS
SM
MD
LG