Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таисия Осиповага җинаять җәзасы көчендә калдырылды


Таисия Осипова
Таисия Осипова
Смоленски өлкә мәхкәмәсе Таисия Осиповага чыгарылган җәзаны көчендә калдырды. Осипова, зур күләмдә наркотик таратуда гаепләнеп, сигез елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.

Активистның адвокаты гаепләүне, дәлилләр булмаганга, Русия югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәген белдерде. Анда хәл ителмәсә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкләрен дә белдерде.

Оппозициядәге “Другая Россия” фиркасе, Осипованың ире – Сергей Фомченковка басым ясар өчен, бу җинаять эше махсус оештырылган, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG