Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:57

Чехиядә Грузия һәм Русия вәкилләре очраша


1 мартта Чехия башкаласы Прагада Грузия-Русия арасындагы хәлләрне җайга салу өчен очрашу була. Ике ил вәкилләре икенче тапкыр күрешә.

Русия тышкы эшләр министрлыгы биргән комментарда, Русия ягыннан төркемгә тышкы эшләр министры урынбасары Григорий Караси, ә Грузия ягыннан хөкүмәтнең ике ара мөнәсәбәтләр вәкиле Зураб Абашидзе җитәкчелек итәчәк, диелә.

Беренче очрашу узган елның 14 декабрендә Женевада үткән иде. Анда ике айга бер тапкыр киңәшүләр үткәреп тору килешенде.

2008 елда Мәскәү Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныгач, Русия белән Грузия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр өзелде.

XS
SM
MD
LG