Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:04
АКШ Конгрессының вәкилләр пулаты әгъзасы Кристофер Смит Русиянең виза бирмәгәнен белдерде. Смит бу хәл “Магнитксий акты” документын әзерләүдә катнашкан өчен булырга мөмкин дип шикләнә. Бу хакта Foreign Policy хәбәр итә.

Смит шулай ук Дәүләт департаменты һәм Русиядә АКШ илчесе Майкл Макфолл бу мәсьәләдә ярдәм итәргә тырышуларын, әмма барып чыкмавын белдерде.

Кеше хокуклары бүлегенә җитәкчелек итүче конгрессмен Мәскәүдә Русия ятимнәрен АКШка уллыкка-кызлыкка алуны тыю мәсьәләсе турында сөйләшергә җыенган. Смит визаны тагын бер тапкыр сорап караячагын белдерде. Моңа кадәр аңа Кытай, Беларус һәм Куба гына виза бирүдән баш тарткан.

“Магнитский акты” Hermitage Capital инвестицияләр фонды юристы Сергей Магнитскийның тикшерү барганда ябып тору урынында үлеменә катнашы булган Русия түрәләренә чикләүләр кертүгә багышланган.

XS
SM
MD
LG