Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 елда Русия төрмәләрендә дүрт меңнән артык кеше үлгән


2012 елда Русиядәге төрмәләрдә, тикшерү барганда ябылу урыннарында 4 мең 120-дән артык кеше үлгән.

Җәза үтәтү федерал идарәнең пәнҗешәмбе көнне булган коллегиясендә Русия баш прокуратурасының идарә башлыгы Мөхәммәдрәсүл Мөхәммәдрәсүлов беркадәр төрмәләрдә сәламәтлек саклау канунындагы таләпләр үтәлмәгәнне белдерде. Дарулар җитешмәвен, җиһазларның искерүен дә әйтеп узды ул.
XS
SM
MD
LG